Дмитрий Медведев: Үлем җәзасы кирәк булганда гына кире кайтарылачак

Аның әйтүенчә, әлеге мәсьәләнең хокукый гына түгел, әхлакый ягы да бар.

Россиядә үлем җәзасын кире кайтаруга чикләүләр юк. Барысы да тыныч булса, мораторий сакланып калачак, кирәк булган очракта – ул яңадан каралачак. Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев “РИА-Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Дмитрий Медведев басым ясап әйткәнчә, Россия Европа Советыннан киткәч, үлем җәзасын тыюга халыкара нигезләр юкка чыкты. Аның фикеренчә, әлеге мәсьәләнең хокукый гына түгел, әхлакый ягы да бар. Шуңа күрә Конституцион суд карарлары үзгәртелергә мөмкин.


Фикер өстәү