Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре кайбер штрафлардан азат ителәчәк

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләрне коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән очракта штрафлардан азат итү турындагы указга кул куйды. Бу хакта, тиешле документка сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә.

Указ 10 гыйнвардан гамәлгә керәчәк. Ул хәрби хезмәткәрләргә дә, аларның гаилә әгъзаларына да кагыла. Бу очракта хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына алар белән бергә яшәүче тормыш иптәшләре, шулай ук балалары һәм әти-әниләре керә. Россиянең Торак кодексында каралган аерым очракларда башка затлар да мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.

Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән очракта, пенялардан азат ителү өчен, мобилизацияләнгән зат яки аның гаилә әгъзалары түләү алган оешмаларга гариза бирергә тиеш. Моннан тыш, Россиянең хәрби көчләрендә хәрби хезмәт үтү турындагы контракт төзүне раслаучы документларның күчермәләрен дә тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү