Казанда тиешсез урында пиротехника кулланып 7 яшьлек бала һәм 44 яшьлек ир-атзыян күргән

Казанда 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр аралыкта пиротехникадан ике кеше зыян күргән. Бу турыда Мәскәү районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Илнар Рәхмәтуллин хәбәр итә.

Зыян күрүчеләр — 7 яшьлек бала һәм 44 яшьлек ир-ат.

— 2022 елның 31 декабреннән алып бүгенгәчә Казанда пиротехник эшләнмәләрне тиешле булмаган урыннарда куллану аркасында 14 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозулар нәтиҗәсендә Татарстан башкаласында ике кеше зыян күрде, — диде Илнар Рәхмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез: 19 декабрьдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул Яңа ел каникулы тәмамланганчы гамәлдә булачак. Бу чорда иминлек таләпләрен бозган өчен җаваплылык ике тапкыр арта. Шулай итеп, республикада яшәүчеләргә штраф күләме 10 мең сумнан 20 мең сумга җитә. Эшмәкәрләр янгынга каршы кагыйдәләрне бозган очракта 80 мең сум штраф түләячәк. Оешмалар – 800 мең сум.


Фикер өстәү