Тынгысыз йөрәк. Эдуард Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар

Узган атна шимбәсе Татарстанның матбугат дөньясына күңелсез яңалык алып килде. 54 яшендә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин вафат булды. Хәер, аны һич тә вазыйфаи зат буларак кына тасвирларга кул күтәрелми. Эдуард Фәрит улы, иң беренче чиратта, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Казан тарихын сөюче зыялы шәхес иде. Андый шәхесләрне югалту һәрвакыт авыр. Моны хушлашу мәрасимендә дә кат-кат искәрттеләр. Аның турында үткән заманда сөйләү дә табигый түгел әле…

Эдуард Хәйруллинны соңгы юлга озату мәрасимен Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Берничә көн элек кенә сөйләшүләрен, хезмәттәшебезнең гадәттәгечә максат-планнарга бай булуын телгә алды ул.

– Теләсә кайсы үлем – фаҗига. Әмма вакытсыз югалту – меңләтә авыр. Без, бирегә җыелганнар, әле дә Эдуардның юклыгына ышана алмыйбыз, – диде Илшат Әминов. – Мин аны эшкә алган көнемне әле дә хәтерлим. Ул тиз арада аудиториянең яраткан кешесенә әйләнде. Аның тарту көче бар иде. Интеллигент, игътибарлы булуы, йомшак көче белән үзенә карата белде. Эдуард һәрвакыт эзләнүчән иде.

Бу сүзләрне дәлилләп, Илшат Әминов бакыйлыкка күчкән шәхеснең саллы эшләрен санап китте: Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотоальбом чыгару, «Татарский с Дмитрием Петровым» проектында катнашу, Ушкова йорты хуҗасының каберен табу, шул йортта экскурсияләр оештыру…

– «Казанда шулкадәр яңалык, тарихи фактлар күп! Сез әле белмисез! Барыгыз да шаккатачаксыз!» – дигән иде Эдуард. Кызганыч, өлгермәде… Моны аңлау һәм кабул итү  шулкадәр авыр… – диде Илшат Әминов.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә Эдуард Хәйруллинның вафат булуын коллектив өчен дә, медиа тармак өчен дә көтелмәгән булуын әйтте.

– Эдикның төп сыйфаты – яраттыра, үзенә гашыйк итә белү иде. Үзе дә ярата белде ул. Соңгы елларда ул тарих белән бик кызыксынды. Бу аның иң зур мәхәббәте булгандыр да. Казанны, аның кешеләрен яратты. Башкаланың матурлыгын башкаларга да сөйлисе килде – өлгермәде, – диде Айдар Сәлимгәрәев. – Эдуард Хәйруллинның бөтен нәрсәсе бар иде. Тик бер генә нәрсәсе булмады: үзен кайгырта һәм саклый белмәде.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова Эдуард Хәйруллинны тормыш энергиясе күп булган кеше буларак истә калдырачагын әйтте.

– Эдуард – мирас дөньясына килеп кергән һәм ул мирас турында ничек итеп сөйләргә кирәклеген күрсәткән кеше. Аның тормыш энергиясе күп иде. Ярдәмче һәм берләштерүче иде ул, – диде ул. – Эдуард изге көнне китеп барды. Без сине саклап кала алмадык, кадерлебез. Безнең белән булганың өчен рәхмәт сиңа!

Зөя утрау шәһәрчеге музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин Эдуард Хәйруллинны дус буларак кына түгел, сәяхәтче буларак та белә.

– Без бик күп шәһәрләргә бергә йөрдек. Ул бик йомшак, тәрбияле кеше иде. Мондый сыйфатлар бик кадерле. Ул Свияжскида яшәгәндә, бергә тордык. Балаларыбыз бергә мәш килде. Китаплар укый идек. Эдуард бик якты кеше булды. Җитәкче вазыйфасында булса да, кешелеклелеген югалтмады, үзенә хыянәт итмәде, – диде ул.

Соңгы сүзне исә улы Тимурга бирделәр.

– «Әти юк» дип сөйләргә бик авыр. Минемчә, иң мөһиме – аны якты кеше итеп истә калдырулары. Бу көч бирә. Ул моңаюыбызны теләмәс иде. «Күңелсезләнү – гөнаһ», – дия иде. Ул үзендәге яктылыкны башкаларга да бүлеп бирде. Күп нәрсәне эченә җыйды. Әти исән, әти безнең традицияләрдә, без бергә атлаган сукмакларда яши. Мин сине яратам, әти! – диде ул.

Эдуард Хәйруллин үтә дә тыныч, әмма тынгысыз кеше иде. Тыныч кына китте дә. Эдуард Фәрит улын Тынычлык бистәсендә җирләделәр.

Добойка

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Танылган журналист һәм оста җитәкче, илнең төп телеканалларында һәм республиканың төрле җаваплы вазыйфаларында күп еллар буе хезмәт куйган профессионалның, гүзәл кешенең арабыздан мәңгегә китүен аңлау бик кыен. Эдуард Хәйруллинның сирәк очрый торган гаҗәеп таланты, күпкырлы мәнфәгатьләре, тормыштагы актив позициясе һәм күңел көрлеге зур иҗтимагый һәм агарту эшчәнлегендә, бик әһәмиятле иҗади һәм мәдәни проектларында ачык чагылды. Ул үзен якыннан белүчеләрнең күңелендә гаять зыялы, рухи яктан бай, һәрвакыт яңаны булдыру юлыннан барган бик актив кеше буларак уелып калачак.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Беренче Президенты:

– Эдуард Фәрит улын «Беренче канал»да, шуннан соң Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгән чагыннан бирле әйбәт беләм. Соңгы вакытларда ул «Новая Тартария» дигән искитмәле проекты белән игътибарыбызны җәлеп итте. Күпьеллык хезмәттәшлегебез изге мөнәсәбәтләргә һәм үзара аңлашуга корылган. Ул бик яхшы журналист, үз эшенә тугрылыклы профессионал, иҗади фикер йөртүчән, киң эрудицияле кеше иде. Эдуард Фәрит улы изге күңелле, максатка омтылышлы кеше буларак күңелләребездә мәңгегә сакланачак.

Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе:

– Медиаөлкәнең иң лаеклы вәкилләреннән берсе, үз эшенең остасы, үзенчәлекле һәм гаять талантлы кешенең кинәт вафат булуы тетрәндерде. Эдуард Хәйруллин истәлегенең күпсанлы хезмәтләрендә – туып-үскән шәһәре һәм республикасына багышланган тиңдәшсез фотолары, тарихи китаплары һәм видеоэкскурсияләрендә мәңгегә сакланып калачагына иманым камил.

Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары:

Ул чын патриот һәм югары профессиональ журналист буларак безнең республика файдасына эшләде. Ул һәрвакыт кешеләр белән кызыксынып аралашты, һәркем белән уртак тел тапты. Аралашуда җиңел булды, тәрбияле, фикерле иде һәм үз фикерен яклый белде. Аның тормышка ашырырга теләгән проектлары бик күп иде.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://media.kpfu.ru/


Фикер өстәү