Бетмәдек, тик үзгәрдек. «Татмедиа» агентлыгының 2022 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясе

Шоу-бизнес белән генә шөгыльләнмик! «Татмедиа» агентлыгының 2022 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә төп фикер әнә шул булгандыр. Журналистларга да, журналистикага да кагыла ул. Тармакның һәркемгә дә ошап бетмәвен искә төшерделәр, һөнәрнең язу-сөйләү белән генә чикләнмәвенә басым ясадылар, үзгәрешләр кичерүебезне әйттеләр. Татарстанның медиакыры узган елны ничек үткәргән, үз алдына нинди бурычлар куя?

Төп нәтиҗәләрне агентлык башлыгы Айдар Сәлимгәрәев барлады. Аз эшләнмәгән, билгеле. Елына күрә җитди эш башкарылган. 2022 елның нинди рухта узганын барыбыз да аңлыйдыр инде. Журналистикага да, журналистларга да үзгәрергә туры килде. «Йөрәк һәм акыл», «бурыч һәм хезмәт» дигән төшенчәләр бергә-бер йөрде. Аның каравы халыкның ышанычлы мәгълүматка ихтыяҗы үзгәрешсез калды. Шунысы да бар: элек тизлек алга чыкса, хәзер кешегә фикер кирәк.
– Пандемия чорында да, махсус хәрби операция башлангач та, ышанычлы мәгълүматка ихтыяҗ барлыкка килде. Бу этапларда күп ялган мәгълүмат белән дә очрашырга туры килде, – диде бу җәһәттән агентлык башлыгы. – Аналитика шуны күрсәтте: кризис кичергәндә, кискен вазгыятьтә дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән мәгълүматка ихтыяҗ зур. Безгә уйлап эшләргә, вакыйгаларны тирәннән күрсәтергә һәм мәгълүматны аудиториягә тапшыру каналларын киңәйтергә кирәк.
Саннарны да барлыйк инде. Әйтик, матбугат чараларының сайт һәм социаль челтәрләрдәге язылучылар саны 7,5 миллионга арткан (узган елгы күрсәткечтән 25 процентка артыграк). Айдар Сәлимгәрәев сүзе белән әйтсәк, мондый саннар белән башка бер генә төбәк тә мактана алмый икән. Сүз уңаеннан, Татарстанстат мәгълүматлары буенча, ел эчендә чыккан газеталар – 69, ә бастырылган китаплар 23 процентка арткан.
Күңелгә тигән мәсьәләләр дә яңгырады. Бигрәк тә басма матбугатка кагыла ул. «Халыкның басма матбугатка кызыксынуы бар. Әмма аны тарату җәһәтеннән дә мәшәкатьләр кала бирә. Милли матбугат моннан аеруча зыян күрә. Шәхси матбугат чараларына да ярдәм юк», – диде агентлык җитәкчесе. Бу уңайдан, тиражны саклап калуда, агентлык башлыгы сүзләре белән әйтсәк, «чын батырлык» күрсәткән «Россия почтасы» хезмәткәрләренә рәхмәт тә әйтелде.
Җыелган шәпкә проблемаларны да барлау мәслихәт инде ул. Анысын Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов башкарды.
Беренче чиратта журналистларның хезмәт хакын арттыру проблемасын күтәрде ул. Бу җәһәттән саннар да белешкән: журналистларның республикадагы уртача хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе. Бу – эшенә күрә гадел бәя түгел, дигән фикердә берлек рәисе. Эшли башлаган чорда 230 сум алганын, моның шактый акча булуын да яшереп тормады. Хәзер хәлләр башкачарак шул.
Тагын бер проблема – исемле журналистларның аз булуы. Болар инде –медиа өлкәсенә яңа аяк басучылар өчен остазлар мәктәбе дә. «Мин журналистикага килгәндә, исемле профессионаллар күп иде. Без алардан үрнәк алдык. Хәзер без, журналистлар исемле булсын өчен, мөмкинлек тудырырга тиеш», – диде Илшат Әминов.
Бу җәһәттән һәрбер тармакның мәңгелек бәласе – кадрлар кытлыгы да калкып чыга. Илшат Әминов сүзләре белән әйтсәк, бүгенге журналист киңкырлы шәхес булырга тиеш. Фотога да төшерсен, видеосын да ясасын, белемле дә булсын, тәрҗемә эшен дә, монтаж серләрен дә белсен, кыскасы. Моңа өстәләсе күнекмәләр шактый һәм көннән-көн арта гына бара. Илшат Әминов бу таләпләрне барлап, булачак коллегаларны әзерли торган уку йортларына тапшырырга тәкъдим итте.
Эшне яратып башкару өчен яхшы шартлар да кирәк. Илшат Әминов бу җәһәттән: «Журналистларның яхшы шартларда эшләвен телим. Матур эшләр башкаручы кеше матур шартларга эшләргә тиеш», – диде. Шоу-бизнес белән түгел, чын журналистика белән шөгыльләнергә дә чакырды. Анысы исә бөтен кешегә дә ошап бетми шул.
Журналистларга үгет-нәсыйхәтләрен Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та җиткерде. Мәгълүмат җиткерүдә сак һәм җаваплы булырга өндәде ул.
– Негатив күп чорда кеше үзенә таяныч эзли. Моңа иң яхшы җавап – авторларның профессиональлеге, оператив булуы. Республиканың мәгълүмат чараларына мәгълүмат җиткерүдә аеруча җаваплы булырга кирәк. Провокациягә китерә торган баш исемнәр, нидер әйтеп бетермәү, контексттан тартып алулар булмасын! – диде ул.
Мәгълүмат бирү генә түгел, җәмгыятьне ныгыту, ватанпәрвәрлек очкыны өстәү дә – матбугат чаралары җилкәсендә. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы, аларга ярдәм итүчеләрнең эшчәнлегенә бәйле темаларга да игътибар бирергә кирәк.
Моннан тыш, «рух» дигәнен дә кайгыртырга. Милләт, мирас, мәдәният турында да онытмаска. Татарстанда анысы да бихисап һәм төрле бит.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү