Без белмәгән Камал. Татар китабы йорты проектлары турында сөйләделәр

Шәриф Камал турында спектакль, язучыисемендәге премия һәм
Әдәби мәктәп. «Татар-информ»да
узган матбугат очрашуында Татар китабы йорты проектлары турында сөйләделәр.

Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатирында) язучыга багышланган «Бәхет елы» дип аталган спектакль тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең сценарий авторы, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин әйтүенчә, тамашачы 1937 елгы Шәриф Камал белән очрашачак. Тик ул без укып белгән язучы түгел. Каршылыклы чорның катлаулы шәхесе башка яктан ачылачак. 

Спектакль Шәриф Камалга гына түгел, гомумән, шул чорга һәм инде исемнәре онытылган бихисап шәхесләргә багышланган. Шәриф Камалның хатларында без аны гаилә башлыгы, әти буларак күрәбез. Анда бик кызыклы фактлар бар. Ул хатлар заманында өйрәнелгән, ләкин аларның күбесе җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән. Без 150дән артык хатны укып, кириллицага күчердек. Шәриф Камалның шәхси эшен алып өйрәндек. Кызы Зәйнәпнең, улы Йосыфның тормышлары – ул Шәриф Камал гаиләсе турында гына түгел, ул заман турында, заман балалары, әти-әниләре, гаилә алып барулары турында. Ул шул чорга үзенә күрә бер һәйкәл. Спектакльдә берничә урында ул хатлар турыдан-туры укыла, хатлардагы сүзләр, җөмләләр белән персонажлар аралаша. Хатлар, документлар язучыны берничә яссылыкта ача һәм без шәхеснебашкачарак итеп күз алдына китерәбез. Алар уйдырма түгел, ә Шәриф Камалның төрле чордагы иҗатына нигезләнгән монолог, – ди сценарий авторы.

Спектакльнең режиссеры Әминә Миндияроваәсәрнең исеменә аңлатма бирде.

– Шәриф Камалның гаиләсенә, дусларына язган хатларында 1937 елларда булган кызыл террор турында бер нәрсә дә язылмаган. Шундый авыр елларда да яшәү дәвам иткән, премьералар чыккан, балалар туган, гаиләләр барлыкка килгән. Шәриф Камалның кызы һәм малае – бәхетле Совет иле балалары, алар бәхетле илдә үсә. Шуңа спектакльдә «Бәхет елы» дип атала, – диде ул.

1 февральдән Шәриф Камал исемендәге Әдәби мәктәп тә ачыла икән. Гаризалар 28 гыйнварга кадәр кабул ителә. Анда чәчмә әсәр, проза һәм әдәби тәрҗемә юнәлешендә дәресләр, остаханәләр, әдәби очрашулар, дискуссияләр узачак. 3 нче тапкыр тапшырылучы Шәриф Камал премияселауреатлары 28 февральдә игълан ителәчәк.

Әдәби мәктәп остазы Ландыш Әбүдарова, һәр елны 45–50 эш кабул итәбез, ди.  – Яшь авторларны тагын да иҗатта калдыру максатыннан остазлар мәктәбен булдыру идеясе барлыкка килде. Бу мәктәптә уку бушлай. Безнең төп бурыч – амбицияле, киләчәктә Тукай премиясен ала алырлык язучыларны үстерү. Алдыбызга әнә шундый зур максатлар куйдык, ди ул.

КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина мондый проектларның мөһим булуын ассызыклады:

–  Без әсәрләрне укырга күнеккәнбез, ә язучының тормышы күләгәдә кала, биографик әсәрләрне дә кеше укымый. Шәхесне таныту, ул ничек яшәгән, нәрсәләр кичергән дә шундый әсәрләр тудырган дигән сорауга җавап табу өчен мондый проектлар бик әһәмиятле.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү