Кәрим Тинчурин театрында премьера. «Бетте-китте»дән ни калды?

«Яратам! Бетте-китте!» Тинчурин театрындагы чираттагы премьераның атамасы әнә шундый, бик гади. Куелышы да, эчтәлеге дә исеменә тәңгәл. Саллы-саллы премьералардан соң бу кадәр җиңеләю хәтта беркадәр сәер дә булды. 

Шулай итеп, Актанышта яшәп иҗат итүче Ләйсән Әминованың пьесасын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәхнәләштерде. Әйткәнебезчә, спектакль бик гади, авыл тормышында булган хәл-вакыйгаларга нигезләнгән. Вакыйгалар ике генә йортлы Җиләкле алан авылында бара. Тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия (Лилия Камалиева) белән Роман (Эдуард Никитин) килеп керә. Яшьләрнең яшьлек юләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил (Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов) картның күңеленә тия. Шук бабай өзелергә торган сөю җебен ялгар өчен мәхәббәт сценарие «яза». Әмма язмыш Фаил бабай планыннан да кызыграк булып чыга. Биредәге һәрбер геройның тормышын бөтереп алып, үткән хатирәләргә, яшьлектәге хаталарга, хыянәтләргә, хөрмәткә һәм иң мөһиме – мәхәббәткә алып кереп китә.

«Яшәргә омтылып яшәүче, көр күңелле, бернинди кайгыга бирешми торган, һәр нәрсәдән позитив эзләүче һәм башкаларны да артыннан ияртеп баручы рәхәт кеше». Зөфәр Харисов төп геройның легендар Әлмәндәр картка охшаш булуын әйтте:

– Бер укуда пьеса да, төп герое да роль буларак күңелемә ошады. Мин аны директорга тәкъдим иттем. Бер-ике атнадан режиссерыбыз Туфан Имаметдинов, мине чакыртып, әлеге пьесаны куябыз, диде. Риза булдым, чөнки бу пьесада – мин яраткан авыл халкының нәкъ үзе. Теле шулкадәр матур, аңлаешлы. Мин моңа бик рәхәтләнеп алындым, – дип сөйләгән иде ул спектакльгә багышланган матбугат очрашуында.

Бетеп баручы авыл, гореф-гадәт, йола күренешләре, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы. Спектакльнең төп мотивлары әнә шул. Хикмәте дә гап-гади. Хәзер сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга кирәк. Мәхәббәтне сандыкка салырга ярамый.

Комедия булгач, спектакль дәвамында көләрлек урыннар байтак иде. Фаил карт ролен Ренат Шәмсетдинов үзенә генә хас юмор хисе белән башкарды. Төп геройның хатыны исә – тыйнак, сабыр, иренә дус, мәрхәмәтле булып яши торган татар хатын-кызы. Мәйсәрә ролен Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова башкарды. Тормышта да ирле-хатынлы булгангамы, бик табигый иде, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып тордылар.

Спектакльдә музыкаль бизәлеш тә аерым игътибарга лаек. Ретро-җырлар вакыйгаларга мәгънәви төсмер өстәде, һәр геройның образын ачарга ярдәм итте, аларның яшерен хисләрен чагылдырды. Бер мичкә балга бер кашык дигәндәй, фонограммага җырлау гына матур башлангычның нәтиҗәсен боза язды.

– Кечкенәдән дәү әни, бабайлар белән үстем. Мин үзем шуның белән бәхетле. Алар өйрәткән матур җырлар истә калган. Бу спектакльгә бабам җырлаган җырны кертергә булдык. Аны заманында әни дә җырлый иде, – диде Лилия Мәхмүтова.

Гади тамашачыга ошар бу спектакль. Тормышчан булуы, артистларның уйнавы, яңгыраган җырлары белән җәлеп итәр. Тик күңелгә уелып кала алырмы ул? Спектакль финалында ни буласын болай гына әйтеп булмый, көтелмәгән хәлләр күп була дигәннәр иде. Анысы шулай. Тик аны «бөтен ялгызларны кавыштырып куйыйк та, шуның белән шул», – дип кенә төгәлләгәннәр кебек фикер туды. Нидер җитми калды.

Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры:

– Бу спектакль Кәрим Тинчурин театрының классик репертуарына охшаш. Киң күләмле, гомуми тамашачыга рәхәтләнеп ял итәр өчен менә дигән спектакль. Аның үзенә күрә бер фәлсәфәсе, автор тарафыннан салынган матур мәгънәсе бар. Ләкин куелышның билгеле бер кытыршылыклы урыннары да бар. Спектакльнең финалы зәгыйфьрәк чыккан. Спектакльдә булган финал пьеса авторының текстында, аның күзаллавында булган финал түгел. Анда үзгәрешләр кертелгән дип беләм. Бәлки, бу куелыш өчен ул үзгәрешләр дөресрәктер. Әмма финалдан каршылыклы тәэсирләр кала. Ул күңелле, ләкин аны, бәлки, югарырак дәрәҗәдә дә оештырып булгандыр.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү