Камал театрында премьера: «Ирдәүкә» бәхете нәрсәдә?

Туган көненә тамашачыга бүләк. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әнә шулай эшләде. Сәхнәне юбилей котлауларыннан, тантаналы сүзләрдән азат итеп, премьера күрсәтте. Дөресрәге, көз көне булачак премьераның репетициясенә дусларын, тамашачысын җыйды.

Зал, балконнар шыгрым тулы иде. Бер караганда, татар театры дөньясындагы беренче номерлы режиссерның бәйрәме шулкадәр халык җыярга тиештер дә. Әмма биредә тагын бер сәбәп бар: татар халкының җитди әсәре – «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» дилогиясе сәхнәгә менә. Фәрит Бикчәнтәев аны үзе дә «ВТ» белән әңгәмәдә татарның энциклопедиясе дип атаган иде:

– Җирдә татар яшәгән вакытта бу әсәр, андагы вакыйгалар, фаҗига актуаль булачак. Мондагы һәрбер күренешнең нигезендә фаҗига ята. Халкыбызның фаҗигале авыр тормышы. Спектакльдә «бәхет» сүзе кабатлана. Аерым кеше өчен нәрсә ул бәхет? Халык өчен бәхет нәрсәдә? Кайда ул? Кайсы илдә? Кешене бәхетле итәрлек ил, гомумән, бармы? Нишләп кайберәүләргә бу илдә дә, чит җирдә дә бәхетле булырга язмаган? Әнә шундый сораулар куябыз, җавабын исә тамашачы үзе табар.

Спектакль XIX гасыр башындагы бер авыл, аның яшәешен сурәтләү белән башлана. Аулак өй, авыл җыены, кичке уеннар, кызларның киндер тукуы һәм башка әнә шундый күренешләр пластик күренешләр белән дә аңлатыла. Авыл тыныч яши, тик иреклеме ул? Бу сорау авылны камап алган күзәтү каланчалары, андагы яктырткычларны күргәннән соң туа. Халык гел күзәтү астында. Аннан ачлык килә, алда тагын сынаулар көтә.

Спектакль халык язмышын тулаем ача алганмы соң? Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова әлегә сорауларга җавап табылмады дигән фикердә:

– Камал театрының Мәхмүт Галәү әсәренә алынуы сөендерде. Чөнки анда «Ни өчен татар дөнья буенча сибелгән?» дигән сорауга җавап бар. Әмма спектакльдә бу сорауга җавап ишетелмәде. Режиссер гади бер гаилә тарихына мөрәҗәгать итә һәм бәхет турында уйланганда хатын-кыз роленә басым ясый. Ир кеше бу спектакльдә югалып калган, төп карарларны хатын-кыз кабул итә. Әлеге фикер берничә гаилә мисалында раслана. Татар тормышына карасаң, XIX гасырда аны кузгаткан төп сәбәп ачлык түгел, төп сәбәп – халыкны исәпкә алу, ә бу вакыйга күрсәтелми. Мәсәлән, Каюм Насыйри белән очрашу күренеше юк, җәмгыять катламнарының бер-берсе белән бәйләнеше күрсәтелмәгән. Без фәкать Төркиягә бәхет эзләп чыгып киткән һәм картайгач кире кайткан мөһаҗирне, аның авыл диванасы белән сөйләшеп йөрүен күрдек. Хатирәләр клип сыман бер-бер артлы бирелә, алар арасында бәйләнеш юк. Гәрчә режиссер Фәрит Бикчәнтәев, «Килмешәк» спектаклен чыгарганда, авторда булмаган идеяләрне кертеп, татар гаиләсен тудырган, нечкә детальләр белән баеткан иде. Сүз уңаеннан, «Ирдәүкә»дә Илгиз Зәйни куелышындагы «Адәмнәр» спектакле белән уртаклык бар. Икесендә дә беренче урында – ачлык темасы, әмма механизмнары ачылмаган. «Халыкның ачлыктан кырылуында кем гаепле?» дигән сорауга, татар үзе гаепле, дигән җавап бирелә. Ак патша гаепле түгел, җирле хакимият, дин әһелләре гаепле килеп чыга. Без һаман гаепне татарның үзеннән эзлибез. Минем «Ни өчен татар сибелгән?», «Нигә без туган җирдә күмәкләшеп яшәмибез?» дигән сорауларга җавап ишетәсем килә. Академик театр исә татар тарихын гадиләштерергә тиеш түгел.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов исә спектакльгә бәя бирергә иртә дип саный:

– Әлегә анализ ясарга иртә. Чөнки без өч өлештән торган киң полотнолы әсәрнең бер бүлеген генә күрдек. Тулаем карагач, бәя бирербез. Сафа белән Газиз ага диалогында зур мәгънә ята, минемчә. Аннан соң, хатирәләргә корылгач, ул реалистик әсәр була алмый. Мистик алымнар белән куелган. Әлегә режиссер безне әзерли генә. Мин хәтта өч бүлек кенә булмаячак дип уйлыйм. Бу – ике кичәдә уйнала торган спектакль. Бәлки кайбер моментлар кыскартылыр, бәлки нәрсәләрдер өстәлер. Бу дилогияне укыган һәр кешенең үз фикере. Режиссер Ренат Әюпов, мәсәлән, Минзәлә театрында «Мөһаҗирләр»не куйды, әмма «Болганчык еллар»га бөтенләй тотынмады. Фәрит Бикчәнтәев төп сәбәпләрне күрсәтергә омтыла. Авыл өстеннән зонадагы кебек каланчалар урнашуы һәм аларны кара киемле кешеләрнең яктырткычлар белән яктыртып торуы – шуңа ишарә. Андый метафоралар шактый булды. Әмма әлегә анализ ясап булмый, ярамый да. Тулаем спектакльне көтик.

Россия кинематографчыларының Татарстан бүлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров әйтүенчә, бу – Фәрит Бикчәнтәев иҗатының яңа этабы башлануын күрсәтә торган әсәр:

– Спектакльгә куркып кына бардым. Катлаулы әсәр бит. Фәрит өчен бигрәк тә әһәмиятле әсәр. Миңа калса, ул үзгәрү юлында. Мәхмүт Галәү әсәренә бөтен кеше алынырга тели, шул ук вакытта аңа алынырга куркалар да. Фәрит, миңа калса, куелган бурычларны үтәп чыга алган. Нәтиҗәдә кинематографик элементларга бай спектакль килеп чыккан. Композициясе бик матур, заманча. Әйтергә кирәк, әле бу юлның башы гына. Шунысы да бар: күп кешеләр «Мөһаҗирләр» әсәре белән таныш. Ә менә «Болганчык еллар»ны бик аз кеше укыган. Халык исәбен алуга кадәрге авыл, кешеләр, аларның тормышы, үзара мөнәсәбәте – без менә шуларны күрдек. Төп мәсьәлә – халык исәбен алу, авыл агайларының котылу юлын мөһаҗирлектә күрүе икенче, өченче кисәкләрдә булыр, миңа калса. Фәрит шуңа әзерләнә дип уйлыйм. Актерларның бер урында таптанып тормавы, эзләнүе бик ошады. Татарстанның халык артисты Радик Бариев (Газиз ага), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова (Патый-Фатыйма) бөтенләй башкача ачылды. Әлбәттә, мин белгеч түгел, тамашачы буларак фикеремне әйтәм: кайвакыт Камал театрында күренешләр (мезансцена) барып чыкмый иде. Ә монда актерларның һәрберсе куелган бурычын белә һәм образларны бөтен нечкәлекләре белән бирә. Бәхетле язмышлы әсәр булыр дип ышанам. Бәлки әле «Зәңгәр шәл» язмышын кабатлар.

Фәрит Бикчәнтәев: «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк»

Язучы Рабит Батулла, спектакль беренче карашка вак, чынбарлыкта бик зур мәсьәләләрне күтәрүе белән дә әһәмиятле, дигән фикердә:

– Спектакль куелышы, җиһазланышы, мәсьәләләрнең чишелеше ягыннан да оригиналь. Зур мәсьәләләр күтәрелүе белән әһәмиятле. Мәсәлән, Саҗидәнең иренә икенче хатын сайлавы. Әдәбиятта бу тема күтәрелгәне бар. Мәхмүт Галәүдә Саҗидә, ирен яратканга, аны балалы итәргә омтыла. Бу – хәзер дә аңлашылып бетмәгән, татарларга гына хас булган күренеш. Ике хатынның бер арбага җигелеп тартып китүе белән шаккатырды. Алга таба ни булыр, күрербез инде. Сәхнәдә мөһаҗирлектән туган авылына кайтып егылган карт Сафаның даими күренүе дә – алга таба җитди сораулар куелачагына ишарә.

«Ирдәүкә» бу сезонда башка күрсәтелмәячәк. Тулысынча аны ноябрьдә, режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә күрү мөмкин булачак. Күрелгән кадәресе дә төрле фикерләр уятты. Әмма беркемне дә битараф калдырмады.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү