Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның Петроград районындагы Тукай скверында урнашкан бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шигърият бәйрәмендә Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе һәм Введенский муниципаль округы депутатлары, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркщев, Санкт-Петербург Милләтләр йорты җитәкчесе урынбасары Андрей Яковлев, шәһәр хакимияте вәкилләре, шагыйрьләр һәм иҗат әһелләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика депутатлары исеменнән Туган тел көне белән котлады.

“Габдулла Тукай — халкыбызның мәдәнияте символы, кыска, ләкин бик якты гомер кичергән шәхес, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, тантанада  катнашучыларга, якташларга һәм ватандашларга мөрәҗәгать итеп,  – без аның шигырьләрен һәм әйткән васыятьләрен киләчәк буыннарга тапшырабыз”.

Парламент җитәкчесе петербурглыларга шәһәрдә бөек татар шагыйре турында истәлекләр саклаганнары өчен рәхмәт әйтте. «Санкт-Петербургта күренекле шагыйрь иҗатын ихтирам итүче төрле милләт вәкилләренең бу көнне Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелып аның шигырьләрен укулары, әдәбиятта якты эз калдырган Тукайның әсәрләре турында, дуслык һәм тынычлык турында сөйләүләре күркәм традициягә әйләнде», – диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. «Без барыбыз да халыкларыбызның бердәм гаиләсе белән яшибез, ә санкцияләр гамәлдә булган шартларда барлыкка килгән кыенлыклар безне берләштерә», — дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин һәм бөтен дөньяга тынычлык, татулык һәм җәмгыять алдында торган мәсьәләләрне хәл итүдә бердәмлек теләде.
Татар шагыйре исеме Төньяк башкаланың мәдәни даирәсендә ныклы урын алып тора. 2006 елда биредә шагыйрьгә һәйкәл ачылган, ә 2007 елда шагыйрь Нева ярында урнашкан шәһәргә сәяхәте вакытында тукталган йорт бинасына мемориаль такта урнаштырылган.

Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Иртәгә Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көненә багышланган чараларда катнашачак.


Фикер өстәү