Казанда «Георгий тасмасы» халыкара акциясе башланды

Бүген Казанда «Георгий тасмасы» халыкара акциясе башланды. Җиңү көне символына әйләнгән тасмаларны шәһәр урамнарында 10 майга кадәр «Патриот» спорт-ватанпәрвәрлек үзәге волонтерлары өләшәчәк.

Яшьләр министрлыгы хәбәренә караганда, башкалада тасмалар өләшү буенча 15кә якын пункт эшләячәк.   Истәлек һәм хәрби дан символы Камал театры янындагы мәйданчыкта, Җиңү, Меңьеллык парклары, Ирек мәйданы, Петербург һәм Бауман урамнары, шәһәрнең сәүдә үзәкләре, метро станцияләрендә таратыла. Быел үзәк барлыгы 200 мең тасма әзерләп куйган.

Илебездә  «Георгий тасмасы» акциясе беренче тапкыр 2005 елда узды. Шуннан бирле ул һәр ел саен үткәрелеп килә. Җиңү көне алдыннан Россиядә, шулай ук якын, чит илләрдә яшәүче миллионнарча кеше үзләренең күкрәгенә, шәхси транспортына буй-буй тасманы беркетә.


Фикер өстәү