Яшә, Тукай теле!

Тукай үз исеме белән аталган Дәүләт бүләге турында ни дияр иде икән? Туган тел көнендә, мәйдан тотып, ачынып, әрни-әрни шигырь сөйләр идеме ул? Үз яшьтәшләренең милләт турында фикер алышуларын тыңлапгорурланыр идеме икән? Бу сорауларга җавапны һәркем үзе табар кебек. Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулган көне мизгелләре – безнең репортажда.

Бергә ким

Туган тел көне, гадәттәгечә, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм министрлар катнашты.

Тантаналы чараларның күпләр өчен иң көтелгәне Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы ияләре билгеле булды. Дәүләт бүләген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

– Бөек шагыйребезнең иҗаты төрле буын һәм һөнәр кешеләрен, ата-бабаларыбызның мәңгелек идеяләрен һәм кыйммәтләрен берләштерә. Тукай – милләтебезнең рухи һәм мәдәни үсешенә юл күрсәтүче якты йолдыз. Бүген безнең алда туган телне һәм татар халкының бай мәдәни мирасын саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру максаты тора. Шуңа да без яшь буын белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын киң җәмәгатьчелеккә тапшыруда мәдәният, әдәбият, мәгариф, фән эшлеклеләре мөһим роль уйный. Аларның иң зур казанышлары исә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелә, – диде ул тантаналы чарада.

Быел Тукай премиясенә ике кеше генә лаек дип табылды. Беренче лауреат Анатолий Егоровка ул«Над Казанью луна» гобеленнар циклы һәм Татарстанның декоратив-гамәли сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды. «Мин бөтен гомеремне сәнгатькә багышладым. Бүген мин гаять бәхетле», – диде бүләк иясе.

Икенче лауреат – Ләбиб Леронга премия «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен бирелде. «Тукай һәр каләм иясенең йөрәгендә яши – минем моңа шигем юк. Гәрчә аның яшен инде күптән узсам да, иҗаттагы һәм тормыштагы маягым ул минем. Без, иҗатчылар, Тукайга һәрвакыт мөрәҗәгать итәбез. Балалар өчен язылган әсәрләремне алсак та, аларда Тукай образы, аның геройлары чагылыш таба. Алар шигырьләремә дә бәреп керә. Шул рәвешле мин Тукайга гына түгел, милләтебезгә карата да мәхәббәтемне аңлатам», – дип сөйләде ул безгә.

Шунысы кызык: быел әлеге премиягә 19 кандидатның дәгъва кылуы билгеле булган иде. Моңарчы Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстан Президенты указы нигезендә, өч кешегә бирелде. Премиянең саны бергә арткан очраклар да булды. Ә инде комиссия премиягә дәгъва кылучылар арасында лаеклылар азрак дип тапса, Дәүләт бүләге лауреатлары да кимрәк булырга тиеш. Быелгы ситуацияне премиянең әнә шул нигезләмәсе белән аңлатып була.

«Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!»

Габулла Тукайның яшьләргә багышланган шигырьләренең берсендә әнә шундый сүзләр бар. Бәйрәм көнендә иҗади татар яшьләренең милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышуы һич юкка түгел, димәк. Алар «Шәрык клубы»нда узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Әйтик, медиаменеджер, продюсер Динә ГәрәеваМәдәният министрлыгы каршында Бердәм продюсерлык үзәге булдырырга тәкъдим итте. «Заманча татар эстрадасы милләтнең йөзе. Тик, кызганыч, бүген эстрадада тәртип җитми. Бу җырчыларның репертуарында да, авторлык хокукларына кагылышлы мәсьәләләрдә дә чагыла. Безгә татар эстрадасы үсеше өчен шартлар тудыру буенча стратегик план кабул итәргә кирәк», – диде ул, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Әлеге үзәк яшь талантларны барлау, милли репертуар мәсьәләсе һәм башка сораулар белән шөгыльләнер, әйтик, фонограммага каршы чаралар табар иде,дигән фикердә Динә Гәрәева. «Бик дөрес, мин фонограммага каршы», диде Президент та, аны хуплап.

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Президентка Яңа ел алдыннан «Ирония судьбы» фильмын алыштыра алырлык мюзикл төшерү тәкъдимен җиткерде. «Безнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!»дигән яшьләр мюзиклы төшерү теләге бар. Сценарий буенча, шәһәргә авыл яшьләре, студентлар, эшчеләр килә, алар шәһәр мохитенә җайлашырга, үз урыннарын табарга, гаилә корырга омтыла», – дип аңлатты ул.

– Авыл балалары шәһәргә тиз җайлаша ул, үзебез үк беләбез, моның бер кыенлыгы да юк. Ә менә шәһәрдән авылга кайтып яши башлау кыенрак. Менә шул турыда төшерегез сез. Темасы кызык, бу идеяне хуплыйм, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин дә катнашты. Ул шулай ук инглиз язучысы Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ын татар теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Аның Президентка җиткергән теләге дә яшьләр арасында тәрҗемә эшен популярлаштыру, башка телләрдән татар теленә һәм татар әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүнең сыйфатын арттыруга бәйле иде. «Яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләргә бирелә торган Шәриф Камал премиясен һәм бу юнәлештә эшли торган лабораторияне даими рәвештә һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен сезнең «Эшләгез!»дигән сүзегез һәм ярдәмегез кирәк», – диде ул.

Катнашучылар арасында композитор Миләүшә Хәйруллина, «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал, яшь режиссер Айдар Җаббаров, мультиинструменталист Алмаз Әсхәдуллин, «Urban Tatar» яшьләр оешмасы активисты Гүзәл Әхмәтгәрәева да бар иде.Һәркайсының фикерләрен тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов: «Сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Эшли алмастай эш юк. Сез җиткергән, сезне борчыган сораулар безгә дә кагыла. Сезгә шундый позициядә булуыгыз, милләт өчен борчылуыгыз, милләт киләчәге өчен тырышуыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Глобальләшү чорында бу эшне алып бару юлларын табарга кирәк. Моңа яшьләрне җәлеп итмәсәк, эшләгән эшебез ни өчен соң? Без киләчәк өчен эшләргә тиеш», – диде.

Өйрәтүче дә, ияртүче дә Тукай

Татар зыялылары, Казан халкы өчен матур традициягә әйләнгән шигырь бәйрәменә Габдулла Тукай һәйкәле янына бу юлы мәйдан тутырып килгән иде халык. Быел бит һава торышына да сылтарлык түгел: бәйрәм башланырга төгәл бер минут кала кара болытлар арасыннан, ялтырап,кояш чыкты. Һәйкәл янында, гадәттәгечә, олпат иҗатчылар һәм яшь шагыйрьләр әсәрләрен укыды, җырлар җырланды, Тукай бүләге ияләре макталды, бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Яшьләр дә шактый килгән иде. «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова сүзләренчә, шигырь бәйрәмендәге мохит һәр татарга якын, кадерле. «Татар филологиясе буенча укыганда ук,Тукай һәйкәле янына бару безнең өчен мөһим бәйрәм, матур бер традиция иде. Ул чакта ук күңелгә сеңеп калган, күрәсең: бирегә килергә ел саен ашкынып торабыз. Мөмкинлек булганда, башка төбәкләрдән килгән татар яшьләренә дә бу чараны күрсәтергә тырышабыз», – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевсүзләренчә, безгә әле күп еллар Тукай артыннанбарырга кирәк:

– Дөресен генә әйткәндә, мин Тукайга бик озак килдем. Әле шигырьләр яза гына башлаган чагымда, мин Һади Такташ иҗатына бик мөкиббән идем. Ул гадирәк, яшьләрчәрәк тоела иде. Ә Тукайның иҗаты – катлаулы ул. Аның телен аңлау өчен, ислам дине тәгълиматларын, татар халкының тарихын бик яхшы белергә кирәк. Менә шуларны үзләштерә-үзләштерә, мин Тукайны үзем өчен ача башладым. Һәм бүген дә аны ачуымны дәвам иттерәм. Тукай  ул сер дөньясы, – диде ул. – Безгә караганда бер гасырлап алдан дөньяга килсә дә, узган гасыр кешесе булса да, ул бездән алда бара. Тукай милләтебез һәм телебезнең язмышы, аның киләчәге турында әрнеп, борчылып язган. Әйтерсең ул безнең бүгенге мәгариф системасының хәлен, туган телебезнең язмышын алдан күргән. Шуңа күрә безгә Тукайны да, Тукайдан да өйрәнәсе бар әле.

Тукай туган көнгә багышланган чаралар Камал театры каршындагы мәйданчыкта дәвам итте. Анда да, төгәлрәк әйтсәк, «Мин татарча сөйләшәм»акциясендә дә яшьлек тавышын ишетергә мөмкин иде.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү