Май бәйрәмнәрендә чит илгә сәяхәткә барудан тыелып торырга киңәш итәләр

Дәүләт Думасының Спорт комитеты башлыгы урынбасары Сергей Бурлаков Европа илләрендә мөмкин булган провокацияләр аркасында россиялеләрне май бәйрәмнәренә чит илләргә сәяхәтләргә бармаска чакырды һәм украиналыларның үзләрен «бик агрессив» тотарга мөмкин булуларын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Алда май бәйрәмнәре. Мин чит илгә ял итәргә барырга җыенган россиялеләрне провокацияләргә җавап бирмәскә һәм конфликтларга кермәскә киңәш итәм. Мин ватандашларыма безнең илдә ял итәргә киңәш итәр идем. Европа илләрендә русларга карата провокацияләр булырга мөмкин. Россиядә вакытны яхшы үткәрергә мөмкин булган урыннар күп», — дигән Бурлаков.


Фикер өстәү