Татарстанда яшенле яңгырлар һәм 22 градус җылы көтелә

Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар фаразларынча, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Көндез Казанда һава +19..+21 градус, Яр Чаллыда +18..+21 градус, Әлмәттә +19..+22 градус, Чистайда +17 ..+21 градус, Буада +18..+21 градус җылы булачак.

Моннан тыш көндез урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.


Фикер өстәү