Роспотребнадзор башлыгы балалар белән җылы якларга ял итергә барудан тыелып торырга киңәш итте

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова, коронавирус инфекциясе белән зарарлану аркасында, балаларны көньякка алып бармаска чакырды, шулай ук җәмәгать транспортында саклау битлекләрен киеп йөрергә киңәш итте. Бу хакта ул «Российская газета» га биргән интервьюсында әйткән.

Ул искәрткәнчә, авырулар санының сезонлы артуы бөтен дөньяда һәм Россиядә күзәтелә.

«Бала белән көньякка бару дөрес карар булачагына шикләнәм. Ялларны бала белән өйдә яки саф һавада, бакчада үткәрергә мөмкинлек булса, бу иң яхшы вариант булыр иде», — диде Попова.

Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләгәндә, ведомство башлыгы төрле илләрнең туристик сезонны төрлечә бәяләвен билгеләп үтте. Попова сүзләренә караганда, Россия өчен «эчке хәрәкәтләр» тәҗрибәсе гаять уңышлы булган, һәм алардан файдаланырга мөмкин булачак, тик эпидситуациягә бәйле хәлләр бераз соңрак аңлашылачак.


Фикер өстәү