2022 елда Татарстан инновацияләргә ярдәм итү фонды инновацион эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатларына 843 млн сум бүлеп бирергә ниятли. «Идея» технопаркы генераль директоры Олег Ибраһимов бу хакта журналистлар белән очрашуда әйтте.
— Татарстанда грантлар өчен акча бүлеп бирү арта, бу проектларның санын ел саен арттыру һәм аларның сыйфаты яхшыруы турында да сөйли. 2022 елда финанслау күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланачак — 843 млн сум, — диде Олег Ибраһимов.
Сүз уңаеннан, 2019 елда инновацион эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 617 млн сум җәлеп ителгән, 2020 елда грантларның гомуми күләме 721 млн сумга кадәр арткан.