Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургтагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре кысасында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулган көнне элекке Татар бистәсендәге Зверинская урамы белән Кронверкский проспекты чатындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Сүз уңаеннан, һәйкәл, Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Санкт-Петербург һәм Татарстан җитәкчелеге карары белән 2006 елда ачылды.

Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләп, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан котлады. Ул Татарстанда 2021 елның республика Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүен искә төшерде.  Дәүсовет Рәисе Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга, ватанпәрвәрлекне ныгыту, шулай ук күпмилләтле халыкны берләштерүгә зур әһәмият бирелүен искәртте.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, туган телгә мәхәббәт, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт темалары бөек Тукайның иҗатында кызыл җеп булып сузылган. «Тукайның атаклы «Туган тел» шигыре – һәркайсыбызның йөрәк түрендә. Без Казанда татарча сөйләшәбез, татарча җырлыйбыз, татар мәктәпләре ачабыз. Һәрбер халык – зурмы ул,  зур түгелме – һәрвакыт телен, динен, традицияләрен саклауга хокуклы», – диде ул.

 


Фикер өстәү