47 фән эшлеклесенең кабере тәртипкә китереләчәк

Татарстанда, Фән һәм технологияләр елына багышлап, фән эшлеклеләре каберләрен тәртипкә китерү акциясе  башланган. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев акциягә беренчеләрдән булып кушылып, ведомство хезмәткәрләре белән  философия фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновның каберен чистарткан.

“Без акциягә кушылып, туган телне, фән һәм мәдәниятне үстерү, саклау өчен күпне эшләгән күренекле эшлеклеләрнең каберләрендә булырга карар иттек. Кайбер каберләрнең хәле шәптән түгел”, – ди Терентьев.

Мансур Хәсәнов каберенең сайлап алынуы – очраклы түгел. Татарстан Фәннәр академиясен булдыру, мөһим гуманитар тикшеренүләр – барысы да аның казанышлары, дигән фикердә Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары.

Шуннан соң Президент Аппараты хезмәткәрләре Казанның Арча кыры зиратында кайбер галимнәрнең каберләрендә булган.

Акцияне оештыручы – Казан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Алар һәр ел саен хәрбиләр каберләрен җыештыра-чистарта. Быел Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән фән эшлеклеләре каберләрен дә тәртипкә салу турында карар кабул ителгән. Комитет хезмәткәре Екатерина Батманова әйтүенчә, якындагы атнада барлыгы 47 кабер тәртипкә китереләчәк.


Фикер өстәү