Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казан үзәгендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чара, гадәттәгечә, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза.

Чәчәкләр салу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

Тукай рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең татар теленә күп санлы тәрҗемәләре авторы, татар вакытлы газета-журналларын булдыруның чишмә башында торган, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйрьләренең берсе булган.

Бу көнне Рөстәм Миңнехановның «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында булуы, татар зыялыларының яшь вәкилләре белән очрашуы, шулай ук Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган тантаналы концертта (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында) булуы планлаштырыла.


Фикер өстәү