Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруына каршы вакцина тарата башладылар

Татарстанның дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде. Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү максатында бу эш, гадәттәгечә, елга ике тапкыр язгы һәм көзге чорда башкарыла.

Республика буенча язгы чорда барлыгы 720 мең доза брикетлы вакцина таратылачак. Күбесенчә әлеге брикетлы вакциналар төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган.
Кичә Казанның ветеринария табиблары, Биектау районының табигый ресурслар комитеты хезмәткәрләре белән бергә Казанның Совет районына кергән Чебакса, Эстачи бистәләре янындагы урман-болын җирлекләрендә вакцина таратты.

Вакцина 30 граммлы брикеттан гыйбарәт. Ул ит яки балык фаршы кушып ясалган, хайваннарны исе белән җәлеп итә торган җим. Брикетның эчендә вакциналы блистер. Аны ашаганда хайван тешләп ала һәм авыз куышлыгы аша кергән көчсезләндерелгән вирус хайванның организмына үтеп керә. 20-21 көн эчендә котыру вирусына каршы иммунитет формалаша.


Бу эштә дәүләт ветеринария табибларына аучылык хуҗалыклары да ярдәмгә килә. Чөнки вакцинаны тиз арада, атна-ун көн эчендә һава торышы коры чакта, 4-10 градус җылылык торган арада таратып бетерү мөһим. Әлеге эш кул хезмәте белән башкарыла. Вакцина 1 квадрат километр мәйданга 20-25 брикет исәбеннән таратыла. Бер атнадан ветеринарлар вакцинаның ни дәрәҗәдә ашалуын тикшерергә чыгачак.


Фикер өстәү