Май бәйрәмнәрендә эшләүчеләр икеләтә түләү алырга хокуклы дип белдергәннәр

Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителәчәк хезмәткәрләр эшләгән сәгатьләре өчен икеләтә түләү яки тулы ял көне алырга хокуклы. HeadHunter юристы, хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева РИА Новостига шул хакта сөйләгән.

Аның сүзләренчә, атнасына биш көн эшләүче россиялеләр 30 апрельдән 3 майга кадәр, ә аннары 7 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк. Атнасына алты көн эшләүчеләр 1 майдан 2 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр ял итә. Сменалы график буенча эшләүчеләр эш көннәрендә гадәттәгечә ял итәчәк, әмма аларның ял көннәре график нигезендә билгеләнә.

«Хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп иткән өчен бу көндә эшләнгән сәгать өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш яки башка ял көне бирелә», – диде Нечаева.

Эксперт хезмәткәрне ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләргә язмача ризалыгы нигезендә җәлеп итәргә мөмкин булуы турында да билгеләп үтте.

 


Фикер өстәү