Казан ял итүчеләргә Сочины алыштырырдай шәһәрләр исемлегенә эләккән

Туроператорлар шулай ук Анапа, Красная Поляна, Абзахиягә сәфәрләр тәкъдим итә.

Казан ял итүчеләргә Сочины алыштырырдай шәһәрләр исемлегенә эләккән. “Слетать.ру” сервисы белгечләре билгеләп үткәнчә, шәһәрдә аквапарклы бик шәп кунакханәләр эшләп килә: алар булганда, бернинди дә диңгез кирәкми. Шулай ук экскурсия программасы да бик бай. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Туроператорлар шулай ук Анапа, Красная Поляна һәм Абхазиягә сәфәрләр тәкъдим итә.
Җәен, әйтик, Красная Полянада күңел ачу өчен бик күп мөмкинлекләр булдырыла. “Йолдызлар” концертлары үткәрелә, ярминкәләр уздырыла. Интерактив археология музее, дегустация залы, искитмәле яр буе, спа-үзәкләр үзләренә җәлеп итә.
Шулай ук Алтай краендагы Яровое күле, Тверь һәм Новгород өлкәләрендәге атаклы Селигер да туристларны көтә.


Фикер өстәү