Татарстанда бакчачыларны салымнан азат итәргә ниятлиләр

Бу чара шулай ук газүткәргечләргә һәм социаль-мәдәни объектларга кагыла.

Татарстанда оешмалар милкенә салым буенча ташламалы ставкаларны (салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен) озайтырга җыеналар. Бакчачылык ширкәтләренә, социаль-мәдәни объектларга, газүткәргечләргә кагыла бу.
Шулай итеп, 2022 елдан файдалануга кертелгән газүткәргечләр өчен салым ташламаларын 2027 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Республикада газлаштырып бетерүне дәвам итү өчен кирәк бу.
Бакчачылык ширкәтләрен, шулай ук бакча тоту яки бакча хуҗалыгы өчен 2019 елга кадәр булдырылган коммерциясез оешмаларны 2025 елга кадәр гомуми файдаланудагы мөлкәткә салымнан азат итәргә ниятлиләр.
Сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган шәхси социаль-мәдәни өлкә объектларына салымны исәпләнгән сумманың 4,55%ы күләмендә 2025 елга кадәр саклап калу тәкъдим ителә. Кешеләрнең медицина ярдәме сыйфатын яхшырак бәяләве һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын арттыру өчен кирәк бу.
Бакчачылык ширкатьләре һәм социаль-мәдәни объектлар өчен ташламалы салымны саклап калу өчен өстәмә 211,7 миллион сум кирәк булачак. Документ – башлангыч карап тикшерү стадиясендә.


Фикер өстәү