Яңа мең сумлыкларда Татарстанның күренекле урыннары пәйда булачак

Яңа мең сумлыкларның кире ягында Казан Кремленең Сөембикә манарасы, Татарстанның һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее, Уфаның археология һәм этнография музее сурәтләре пәйда булачак. “РИА Новости”, Россия Банкы рәисе урынбасары Сергей Белов мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр итә.

“Бу корылмаларда Идел буе федераль округы халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән ул.

Моңа кадәр яңа мең сумлык сурәтләре исемлегенә Татарстаннан берничә корылма: Сөембикә манарасы, тулаем Казан Кремле, Болгар шәһәрлеге, “Казан” гаилә үзәге кертелгән булган.

Ә инде акчаның уң ягына Россиянең башка күренекле урыннары: Түбән Новгород Кремле, Түбән Новгород ярминкәсе, Чкалов баскычы, Идел елгасы күренешләре, “Түбән Новгород” стадионы, Максим Горький һәйкәле тәкъдим ителгән.

Яңа 1 мең сумлыклар һәм 5 меңлекләр быел әйләнешкә кертеләчәк.


Фикер өстәү