Якутиядә Татарстан көннәре уза

22-25 июньдә Саха Республикасында (Якутия) Татарстан көннәре уза. Аның кысасында Якутия халкын һәм кунакларын Татарстан мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру каралган. Татарстаннан делегациягә язучылар, артистлар, сәнгать эшлеклеләре, республиканың танылган шәхесләре керде. Мәгълүм булганча, былтыр Татарстанда Якутия көннәре 7-11 июньдә узган иде.

Программа кысасында кино-спектакльләр күрсәтү, эшлекле очрашулар, күргәзмәләр, иҗат коллективларының чыгышлары көтелә.

22 июньдә Татарстан көннәре “Әпипә” музыкаль комедиясен һәм “Исәнмесез” фильмын тәкъдим итү белән башланып китте. Кичә исә “Осанна” һәм “Без – 41 нче ел балалары” фильмнарын күрсәттеләр, кино сәнгате турында түгәрәк өстәл оештырдылар. Моннан тыш, Татарстан көннәре кысасында ике республика язучыларының үзара хезмәттәшлеккә бәйле очрашулары көтелә. Буа театры үзенең спектакльләрен сәхнәләштерәчәк, Саха Республикасы һәм Татарстанның милли бергәлекләре катнашында түгәрәк өстәл узачак, “Татарларда кунакта” күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

24 июньдә Сивцев-Суорун Омоллоона исемендәге Саха дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның сәнгать әһелләре катнашында концерт узачак. Шушы ук көнне ике республиканың волонтерлары очрашуы көтелә.

24-25 июнь аралыгында Якутиядә I Россиянең милли театрлары конгрессы узачак.

Татарстан көннәре “Ысыах” якут бәйрәме һәм “Сабантуй” бәйрәме белән төгәлләнәчәк.

 

 

 


Фикер өстәү