Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга паспортлар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. «Мин – Россия гражданы» традицион тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде, бүген илнең төп законы кабул ителүгә 30 ел тулды. 14 яшь тулган укучыларга паспортларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Тантаналы чарага республиканың төрле раһон һәм шәһәрләрдән фән олимпиадаларында, спорт ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәткән, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы 20 укучы чакырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин тантанада Россия Конституциясе көнендә иң яхшы укучыларны парламентка чакырып паспортлар тапшыруның яхшы традициягә әверелүен әйтте. «Россия Федерациясе гражданы паспорты белән сез яңа тормышка керәсез. Сезгә хәзер граждан буларак аерым таләпләр куела, сезнең бурычларыгыз, һәм шул ук вакытта, хокукларыгыз да барлыкка килә», – диде ул. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда яшьләр өчен барлык шартлар да тудырылган. «Сезнең укымышлы, тәрбияле, актив һәм инициативалы булып үсүегезне бик телим, өлкән буын тулысынча ышаныч белән кече буынга «эстафетаны» тапшыра алсын», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе ата-аналарга һәм педагогларга балаларга белем һәм тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерде.
Тантана азагында укучылар исеменнән җавап сүзе белән Саба муниципаль районының Эзмә урта мәктәбе укучысы Әмилә Газизова чыгыш ясады. «Дәүләт Советына килеп паспорт алу шатлыклы да, җаваплы да. Бу көн безнең хәтердә гомерлеккә калыр дип ышанам», – ди


Фикер өстәү