Мондый футбол кемгә кирәк? Россиядә кышын матчлар уздыруга каршы чыгалар

Кышка кергәндә спорт җәмәгатьчелегендә янә шул сорауга җавап эзли башладылар. Россиядә футбол сезонын элеккеге кебек яз башлап, көз тәмамлауны хуплаган белгечләр аз түгел. Бәхәс кышкы тәнәфескә чыккач та дәвам итәчәк. «Рубин» футболчылары исә ялга яхшы кәеф белән китте. Казан командасы турнир таблицасында җиденче урынга күтәрелде.

Россия премьер-лигасында кышкы тәнәфес алдыннан соңгы очрашу Калининградта узды. Илнең иң көнбатышындагы шәһәрдә җирле «Балтика» белән «Рубин» очрашты. Узган сезонда ике команда беренче лигада уйнады һәм премьер-лигага чыгу өчен көрәшкән төп командалар булып саналды. Сезон беткәнче диярлек «Балтика» алда барды. Әмма ахырда «Рубин» Калининград командасын җиңеп, беренче урынны яулады. Премьер-лигага икесе дә чыктылар. Ә хәлләре төрлечә. «Балтика» иң көчлеләр ярышында турнир таблицасында астан караганда икенче урында урнашса, Казан командасы ничек тә өскәрәк күтәрелү ягын карый.
Матчта ниләр булганын бәйнә-бәйнә сөйләп торуның мәгънәсе юк. Әле алтынчы минутта ук туп кертеп, «Рубин» ахырга кадәр әнә шул өстенлекне саклап калырга тырышты һәм булдырды да. 1:0 исәбе белән җиңеп, Казан командасы җиденче урынга күтәрелде. Мондый уен – Рәшит Рәхимов командасының төп үзенчәлегенә әверелде. «Рубин» премьер-лигада 18 очрашуда 8 җиңү яулады. Шулардан алтысын 1:0 исәбе белән отты. 8 октябрь белән 9 декабрь арасында Казан командасы 8 очрашуда 6 җиңү яулады, 1 тапкыр ничьяга уйнады, 1 мәртәбә оттырды. 19 очкога ия булу өчен безнекеләр нибары 7 гол кертте! Шуңа күрә Рәшит Рәхимовны хәзер Корбан Бәрдыев белән чагыштырулары гаҗәп тә түгел.

Дөрес, мондый уен һәркемнең дә күңеленә хуш килми. Ләкин иң мөһиме – сезон ахырындагы нәтиҗә. Ә башында – беренче 8 очрашуда нибары бер тапкыр откан вакытта Рәхимовны отставкага җибәрү турында сүзләр чыккан иде. Әмма тәҗрибәле остаз элеккеге тренерлардан калган составны аралап, аларга яңа килгәннәрне кушып, нәтиҗәгә ирешерлек команда туплый алды. Яхшымы-яманмы, әмма команда үз уенын тапты. Кышкы тәнәфес нинди йогынты ясар? Футболчылар ике атналык ялга китте. Ә гыйнвар уртасында чемпионатның язгы өлешенә әзерлек башлана.

Хәер, язгы дип шартлы рәвештә генә әйтелә инде. 19 тур очрашулары 2 мартка билгеләнгән. Ул вакытта нинди һава торышы буласын кем белгән? Бу хакта сүз кузгату да юкка түгел. Соңгы көннәрдә футбол җәмәгатьчелегендә шау-шуга әверелгән бәхәс купты. Россия җыелма командасы һәм «Ростов»ның баш тренеры Валерий Карпин өстән кар явып торганда туп тибәргә рөхсәт биргән кешене «ахмак» дип атады. Аңа дорфалыгы өчен дисквалификация җәзасы бирделәр, ләкин проблема барлыгын да кире кагып булмый. Ник без кыш көне футбол уйныйбыз? Кар яуганда туп күренмәгән, ә салкында футболчы да, тамашачы да чыдый алмаган матчлар кем өчен уза? Футбол очрашуы интегү түгел, тамаша булырга тиеш бит инде. Белгечләр арасында Россиядә футбол сезонын элеккечә – язын уйный башлап, көзен тәмамларга тәкъдим итүчеләр дә аз түгел. Мондый система 2010 елга кадәр гамәлдә иде. Ә аннары зур клублардагы хуҗаларның яңача яшисе, Европадагы кебек уйныйсы килде. Шулай итеп, футбол сезонын җәен башлап, икенче елның язында тәмамлый башладык. Имеш, болай итсәк, Европа турнирларында да җиңә башлаячакбыз. Җиңүләр дә килмәде, Европа да ерагайды. Кар гына элеккечә ява, кышлар гына туп типмәслек суыклар алып килә. Мондый футбол кемгә кирәк?

Фото: rubin-kazan.ru

 


Фикер өстәү