Милләт байлыгы. Кем без, безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез нинди?

Кем без, безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез нинди, асылыбыз нидән гыйбарәт? Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы менә шушы сорауларга җавап эзләргә багышланган булган икән. Җаваплар да озак көттермәс дип өметләник.

2023 ел азагына якынлаша. Димәк, республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы да. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова:

– Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, күпмедер вакыт узарга тиеш. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Ниятләнгән барлык эшләрне дә быел башкарып бетерү дигән максат юк иде. Бу ел – бик күп башлангычларга старт. Димәк, елның нәтиҗәләре бүген үк күзегезгә күренмәсә, аптырыйсы түгел.

Нәтиҗәнең берсе шәйләнә инде. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, хәзер миллилек көнкүрешкә дә үтеп керде (аяк киемнәре, көнкүреш җиһазлары һ.б.).

– Традицион һөнәрчелекне заманча көнкүрешкә җайлаштырып, саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру  даими рәвештә эшләнелә торган эш булса да, быел без бик мөһим нәтиҗәгә килдек: Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һөнәрчелек үзәген булдыру турында карар кабул ителде, – диде министр.

Узып баручы елның төп мәгънәсе исә тамырларыбызны барлау һәм тану булгандыр. Ирада Әюпова да шулай ди.

– Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының төп мәгънәсе  үзебезнең тамырларыбызны тану,  дип әйтсәк, иң дөресе булыр. Кем без, каян килдек, безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез нинди – һәр кеше үзе өчен шуны аңласа иде. Күп кенә проектларыбыз шушы үзаңны формалаштыруга багышланган да, – диде министр.

Бу ел дәвамында тормышка ашырылучы чараларны журналистлар да яктыртып барды (шул исәптән «ВТ» да). Игътибарлы укучы аларны күз уңыннан җибәрмәгәндер, шуңа күрә кайда нинди бәйрәм оештырылганын санап тормабыз.

Берсенә тукталыйк әле шулай да.

– Бу елның төп үзенчәлеге булып республика районнары арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы тора. 31 марттан алып 31 октябрьгә кадәр Казанның төрле мәйданчыкларында 43 район үз программасын тәкъдим итте, – диде Ирада Әюпова.

Конкурсны 90 мең кеше онлайн караса, районнарның милли коды белән 33 мең кеше тамаша залына килеп танышкан. Белмәгән булсагыз, белегез: «Татарстанның мәдәни башкаласы» исемен Арча йөртә.

Кәсепчелеккә яңадан әйләнеп кайтыйк. Татарстанда халык сәнгате һөнәрчеләрен барлаячаклар. Үзенә күрә – җанисәп. Ирада Әюпова аларны «традицияләрне саклаучылар» дип атады.

–  Теге яисә бу һөнәрне, кәсепне саклаучы останы күрмибез, белмибез икән без. Әйтик, авылда берәү үзе өчен челтәр үрә, әмма аны сатуга чыгармый. Тик ул бит традицияне саклаучы булып санала. Ул бит – оста, ул бу кәсепне белә, – диде министр. – Безгә андый кешеләрне барларга кирәк. Бу әле эшнең беренче этабы гына.

Аяк астындагы алтынны күрә белергә кирәк шул. Монысы да – Ирада Әюпова сүзе. Ә милләтнең алтыннары җитәрлек.

САН

* Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында 5000 артык чара оештырылган.

* 2023 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 1,595 млрд сум акча юнәлтелгән. Федераль бюджеттан – 692,2 млн, Татарстанныкыннан 393,2 млн сум акча тотылган. Өстәмә рәвештә республика тагын 17,9 млн сум акча бүлеп биргән. Сүз уңаеннан, әлеге проект кысасында быел Татарстан авылда сафка баскан объектлар саны буенча лидер булып танылган.

 


Фикер өстәү