Кирпечнең җаны юк. «Мәдәният» хәл итәсе проблемалар хакында

Мәдәни мохитне төзекләндерелгән диварлар түгел, кешеләр тудыра. Хөкүмәт йортында узган брифингта бу сүзләр берничә тапкыр яңгырады. Билгеле, утын ягыла торган авыл клубларын энтузиастлар гына җылыта алмас. Шуңа да мәдәният дөньясында заманча шартлар тудыруны кадрлар мәсьәләсе белән бергә карарга кирәк.

Кукмарадан үрнәк ал

Республикада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Әлеге проект кысасында планлаштырылган һәм акча бүлеп бирелгән эшләрнең күпмесе эшләнгән, никадәр эшлисе бар – саннар телендә әнә шуларны сөйләде. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, быел 39 мәдәният оешмасы заманча җиһазлар белән баетылачак, 34 объектта төзекләндерү эшләре башкарылачак. Болар барысы да «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысасында эшләнә.

– Быел әлеге проектны тормышка ашыру өчен 1077948300 сум бүленде. Бу акчага өч муниципаль китапханә төзеләчәк, Түбән Каманың «2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе»ндә капиталь ремонт булачак, – дип сөйләде ул. – Моннан тыш, «Мәдәният» проекты кысасында Биектау һәм Чаллыдагы туган якны өйрәнү музейлары, Сарманның Бөек Ватан сугышы музее, Чирмешәндәге мемориаль үзәк, Татарстанның Милли музее, шулай ук Тинчурин театры техник җиһазлар белән баетылачак.

Шулай ук Биектау районының Урта Алат авылында, Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында, Кукмара районының Байлангар, Күкшер һәм Ядегәр авылларында мәдәният йортларында капиталь ремонт булачак. Кукмаралылардан көнләшмәгез, Ирада Әюпова сүзләренә ышансаң, алар төрле яклап акча җәлеп итә белә, анда төпләнеп калучы яшьләр дә чагыштырмача күбрәк.

– Бөтен мөмкинлектән файдалана белә алар. Илкүләм проектлар аша да, авыл хуҗалыгы тармагындагы программалар аша да – кыскасы, комплекслы эш башкаралар, – диде ул.

Кеше кирәк

Бина булу – бер нәрсә, анда эшләргә кеше дә кирәк бит әле. Бигрәк тә, авыллардагы мәдәният учагын сүндерми саклау – зур проблема. Боларның барысын да колачлый торган «Иҗади кешеләр» төбәк проектына 2023 елга 23,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

– Бу проект кысасында дүрт меңгә якын белгечнең квалификациясен арттыру күз уңында тотыла. Алар илнең иң яхшы уку йортларында белем алачак. Моннан тыш, 2023 елда авыл мәдәният йортларында эшләүче 40 кешегә 50шәр мең сум күләмендәге акча бирелде, – дип сөйләде бу җәһәттән Ирада Әюпова.

Кадрлар мәсьәләсенә җан кертер өчен Россия Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская «Земский работник культуры» программасын булдырырга тәкъдим итте.

– Безнең бу хакта беренче кат кына әйтүебез түгел. «Земский учитель», «Земский доктор»га охшаш программа булдырырга кирәк. Әгәр без теге яисә бу мәдәният учреждениесен төзекләндердек, дип сөйлибез икән, анда эшләргә кешесен дә табыйк. Мәдәният ул – диварлар түгел, мәдәният  ул – беренче чиратта, кешеләр, – диде ул видеоконференция элемтәсе аша.

Йомгак урынына

Журналистлар белән очрашу ахырында Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният тармагындагы төп өч проблеманы атады.

  1. Кадрлар. «Мәдәният өлкәсендә битараф кешеләр эшли алмый. Үз эшен, үзе белән эшләүче кешеләрне үлеп яраткан белгечләр кирәк».
  2. Һәр мәдәният учреждениесенең функциональ билгеләнешен яңадан карау. «Бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә карыйлар, системага салып эшләмәсәк, булдырып чыга торган түгел».
  3. Һәркем файдалана алырлык мохит булдыру. «Һәркем тигез булырга тиеш. Безгә барлык кешеләр өчен дә эшләргә кирәк».

 

Сан

2023 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 1103338300 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 692224500 млн сумы – федераль акча булса, 411113800 млн сумы – республика бюджетыннан.

Лилия Гыймазова

Фото: stranabolgariya.ru


Фикер өстәү