190 млрд сум. Хәерле булсын юллар

190 млрд сум. Быел Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә каралган акча күләме бу. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренчә, тарихта мондый хәлнең булганы юк әле. Быел юлларда башкарыла торган эшнең күләмен узган еллар белән чагыштырырлык та түгел. Нәтиҗәсен кайчан күрербез? Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләделәр.

Бу атна азагында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак. Ләкин әлегә күңел ачарга вакытлары юк – юлларда эш гөрли. Быел Татарстанда юллар төзелешенә 190 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Фәрит Хәнифов сүзләренчә, мөгаен, мондый хәлнең Татарстанда гына түгел, Россиядә дә булганы юктыр әле.

– Юл төзелешенең мондый күләмдә алып барылганы юк иде. Билгеле, бу мәсьәләдә федераль заказчыларның булуы зур роль уйный, – диде ул. – Планга кертелгән объектларда тоткарлыклар юк. Араларында иң зурысы – М12 Мәскәү – Казан трассасы. Аның җиденче һәм сигезенче этабы безнең республика аша уза. Быел аларны төзүгә 101 млрд сум акча юнәлтелде.

Икенче мөһим һәм зур объект – М7 трассасы. Хәзерге вакытта анда да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Чаллы белән Түбән Каманы урап уза торган 81,4 чакрым юл төзиләр, Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр юлны дүрт полосалы итеп киңәйтәләр. Министр сүзләренчә, 2024 елга М7 трассасының Татарстан аша уза торган өлеше тулысынча дүрт полосалы булачак.

12–14 октябрьдә «Казан Экспо»да «Юл – 2022» халыкара күргәзмәсе узачак. Әлеге чара кысасында Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда алдагы биш елга юл-төзекләндерү эшләренең планы турында фикер алышачаклар. Шулай ук халыкара чарада импортны алыштыру мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүләр узачак.

Республиканың үз юлларына килгәндә, хәзерге вакытта Татарстанда 73,2 млрд сумлык юл төзелә һәм төзекләндерелә.

– Шул ук вакытта инфраструктура кредиты хисабына да эшләр алып барыла. Нәтиҗәдә, башкаладагы Горький шоссесы алты полосага кадәр җиткереләчәк, Вознесение тракты төзеләчәк. Соңгы объектның беренче өлеше Гвардия урамы белән Җиңү проспектын тоташтырса, икенче өлеше Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр сузылачак. Хәзерге вакытта ике өлештә дә эшләр бара. Вознесение трактында эшләрне 2025 елга тәмамларга ниятлибез. Казан өчен бик әһәмиятле, кирәкле юл ул. Шушы ук программа буенча «Салават Күпере» микрорайонына илтә торган Осиново урамы инде төзекләндерелде, бу көннәрдә без аны кулланылышка тапшырачакбыз, – дип сөйләде Фәрит Хәнифов.

Моннан тыш, республикада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысасында да юл эшләре дәвам итә. Быел әлеге проектны тормышка ашыруга 9,78 млрд сум акча бүленгән. Министр сүзләренчә, проект кысасында каралган юл эшләре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек өч зур шәһәр агломерациясендә башкарыла. Әлеге проект кысасында күперләр ремонтлауга 1,9 млрд сумга якын акча сарыф ителәчәк. Хәзерге вакытта 21 объектта эшләр 82 процентка үтәлгән.

– Шулай ук Татарстанда юл-урам челтәрен ремонтлау буенча өч социаль программа эшли. Хәзер гомуми озынлыгы 120 чакрым булган 300 объектта эшләр башкарыла. Бу эшләргә 1,2 млрд сум акча сарыф ителәчәк. Моннан тыш, фермер хуҗалыкларына илтә торган – 12, бакчачылык ширкәтләренә илтә торган – 14, балалар лагерьларына илтә торган 6 юлны төзекләндерү буенча эшләр башкарыла, – дип аңлатты министр.

Казанда да юл эшләре туктап тормый. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, быел башкаладагы юл эшләренә 25,6 млрд сум акча бүленгән.

– Шул исәптән 1 млрд сум «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысасында ремонт эшләренә тотылачак. 5,4 миллиард сум  урам-юл челтәрен төзекләндерү, светофорлар, яктырту объектлары урнаштыруга сарыф ителәчәк. Калганы автомобиль юллары төзү һәм төзекләндерүгә бүленгән, – дип сөйләде ул.

САН

Өч квартал нәтиҗәләре буенча, республикада 50 чакрым юл төзелеп, 600 чакрым юл төзекләндерелгән. Бу – планның 95 проценты.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү