Россиядә ипигә бәя төшәргә мөмкин

Быел ипинең бәясе кимергә мөмкин. Бу хакта Россиянең авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Луткага сылтама белән «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. «Хәзерге вакытта төп чималга бәяләр кими. Шуннан чыгып, ипинең дә хакы кимер дип көтәбез», – дигән министр урынбасары.

Бүген Россиядә бодай һәм арышка бәяләрнең кимүе күзәтелә. Бу илдәге быелгы уңышның мул булуы белән бәйле. Инде хәзердән үк кайбер продуктларның арзанаюы күзәтелә. Әйтик, он бәясе якынча 3 процентка кимегән.


Фикер өстәү