Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләр өчен Казанда концерт булды

Казан циркында күрше республикадан мобилизацияләнүчеләр өчен концерт узды. Башкортстан республикасы көне уңаеннан оештырылган кичәдә ир-егетләрнең рухын Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары һәм «Дәрвиш-хан» рок төркеме күтәрергә тырышты.

– Мобилизацияләнгән егетләребезнең кәефләрен, рухын күтәрү өчен, Казанга килдек. Аларга үзебезнең туган як моңнарын китердек. Егетләргә күтәренке кәеф, гаиләләренә исән-сау кайтуларын телибез. Башкортлар – чын сугышчылар. Көчле башкорт рухы белән алар өйләренә әйләнеп кайтырга тиеш, – дип чыгыш ясады Нефтекама дәүләт филармониясе директоры Ринат Гайсин.

Якташларын республика көне белән Уфа шәһәренең 3 нче разрядлы хәрби гарнизон комендатурасы коменданты, Сүриядәге хәрби хәрәкәтләр ветераны, майор Валентин Солодовник та котлады.

– Безнең Башкортстан ягы, аның табигате искиткеч. Туган җир республикадан, районнан, авылдан, әнидән башлана. Әниләрегез сезне тугыз ай буе карынында йөрткән, аякка бастырган, сезнең кебек чын хәрбиләрне үстергән! Безнең республикада горурланырлык кешеләребез бар. Милли геройларыбыз – генерал-майор, Россия Герое Миңлегали Шәйморатов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевебез бар. Үзем, республика башлыгы, әти-әниләр, бөтен Башкортстан исеменнән, сезне бу күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез – чын сугышчылар! Республика сезнең белән горурлана! – диде Валентин Солодовник.

Татарстандагы башкортларның милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Тимур Йосыпов та хәрбиләргә үз теләкләрен җиткерде.

– Бөтен Татарстан башкортлары исеменнән котлыйм сезне. Хәрби бурычны үтәп, барыгыз да исән-сау кайтыгыз. Сезне җиңү белән Татарстанда, Башкортстанда көтәбез. Бөтен өмет – сездә! – диде ул.

Башкортстанның Гафури районыннан мобилизацияләнүче Айрат Яфаров мондый чараларның кирәк булуын әйтте.

–  Республика көнен ел саен авылда зурлап, матур итеп, концертлар белән уздыра идек. Быел менә монда бәйрәм итәбез. Безне әйбәт каршы алдылар. Минемчә, мондый чараларны үткәрү бик мөһим. Бу безгә ышаныч һәм көч өсти, – диде ул.

Шул ук Гафури районыннан Раил Шәрәфетдинов Балтыйк флотында хезмәт икән. Белгечлеге буенча – сапер, механик-шофер.

– 27 сентябрьдә повестка килде. Монда да хәрби белгечлегем буенча хезмәт итәм. Хәзер безне миналарны зарарсызландыруга әзерлиләр. Гаиләдә борчылалар, әлбәттә. 24 февральдән улым Украинада иде, җәй ахырында кайтты. Хәзер менә мин барам. Безнең өчен мондый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт. Бу безнең бердәм булуыбызны күрсәтә, рухны күтәрә, – дип сөйләде хәрби.

Борай районыннан 37 яшьлек Марат Фәхрисламов әйтүенчә, егетләргә ял да кирәк инде, әзрәк төрлелек булырга тиеш. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, кадрлар бүлегендә эшләгән ул. Гаиләсе, ике баласы бар. «Чакыру килгәч, килдек инде. Кайгырмыйбыз, өметне сүндермәскә тырышабыз. Илне саклау – һәрберебезнең дә бурычы», – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү