Туган нигезне саклаучылар өчен бәйге кирәк

Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәктәбендә «Татар халкының мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда ниләр хакында сөйләштеләр? «ВТ» хәбәрчесе чараның үзенчәлекләре турында белеште.

Конференция мәктәптә өченче тапкыр үткәрелә икән. Аны оештыруда мәктәп җитәкчелеге, район мәгариф идарәсенең өлеше зур. Мәктәп директоры Рафыйк Насыйровны бу төбәктәге  авыллар тарихы, мәчетләр, кабер ташлары буенча  иң күп белүче дип йөртәләр. Җыенга төрле районнардан тел, милләт язмышы өчен битараф булмаган укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр килә. Быел катнашучылар арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Татарстан  мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Фәйзелхак Ислаев, Дамир Исхаков һәм башка мәртәбәле кунаклар да бар иде.

Пленар утырыштан соң, биш юнәлеш буенча секцияләр эшләгән.  Укучылар тегү, чигү, кул эшләре, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәткән.

– Туган телне генә түгел, мәдәни мирас, гореф-гадәтләрне, милләтне саклау, авыллар тарихы турында да фикер алыштык. Авылларны үстерү, балаларны руслашудан туктату кебек проблемалар да читтә калмады. Төп нигезне  саклаучыларга, матди ярдәм буларак, республика, ил күләмендә проект булдыру да тәкъдиме дә яңгырады, – ди Түбән Татар Майнасы мәктәбендә 27 ел  татар теле һәм әдәбияты укытучы Фәнүзә Гафиатуллина.

Мәктәптә барлыгы 41 бала укый. «Авыл балалары урамда татарча сөйләшәме?» – дип тә сораштык. Фәнүзә Гафиатуллина әйтүенчә,  мәктәптә укучылар татарча укый. Бары 10–11 сыйныфларда гына кайбер фәннәрдән терминнарны русча аңлаталар. Татарча уку – балаларга югары уку йортларына керү өчен киртә түгел.

– Сөйләмдә рус сүзләрен кыстыру гадәте бар. Без телебез чиста, камил булсын дип тырышабыз. Балаларга, бу – сезнең культурагыз, дип аңлатам, –ди Фәнүзә Гафиатуллина.

Мәктәп директоры Рафыйк Насыйровның  хыялы – читтә яшәүче, руслашкан балалар өчен авылда җәйге лагерь ачу. Аның фикеренчә, бу авыл белән шәһәр арасын бәйләргә ярдәм итәчәк. Шәһәрдәге оныклар да татарча сөйләшә башлар, бәлки.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү