“Ел комбайнчысы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бүген Татарстанның иң яхшы кыр батырларын игълан иттеләр. Алар икесе дә Балтач районыннан. “Бөрбаш” хуҗалыгыннан – Нурислам Сабирҗанов, “Татарстан” хуҗалыгыннан Фирдүс Галимҗанов.

Быел 38 нче сезонын эшләгән Нурислам Сабирҗанов эшенең бәрәкәтле булуын әйтте. “Комбайнчы хезмәте җиңел түгел. Мин быел 19 мең центнер ашлык суктырып алдым. Республика күләмендә генә түгел, районда да, хуҗалыкта да кызыксындыру чаралары күп. Хезмәт хакы яхшы. Әйтик, мин 300 мең сум акча алдым. Моның өстенә, ашлыгын, печәнен, бозавын, шифаханәгә юллама бирәләр. Аларын да акчага күчерсәң, алган хезмәт хакыбыз 400 меңгә якыная. Начар түгел бит, кызыгып эшләрлек”, – диде ул.

Нурислам абый тәҗрибәле игенче булса, яшь комбайнчы Фирүс тә сынатмаган. “Мин бик канәгать. Мондый бәйгедә беренче тапкыр җиңүем. Әйе, эшебез авыр. Иртәнге алтыда торып, кичкә кадәр дәвам итә. Ләкин эшләр өчен шартлар яхшы, җитәкчебез дә, агрономнар да әйбәт”, – диде яшь игенче.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов сүзләренчә, быел бәйгедә 1500 игенче катнашкан. Җиңүчеләр дүрт категория буенча сайлап алынган. Кыр батырлары 50, 30 һәм 20 мең акча белән бүләкләнгән. Моның өчен республика бюджетыннан 20 млн сум акча бүлеп бирелгән. “Мондый бәйгеләр яхшы хезмәт хакы алу өстенә өстәмә стимул бирә. Егетләрнең һәр кайсы тырышып эшли. Яшь механизаторлар өчен дә үрнәк”, – диде ул.


Фикер өстәү