Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган

Республика кырларыннан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 19 процентында башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 39,7 центнерны тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

10 августка иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлегендә беренче урында – Тәтеш. Бу районда 83 185 тонна икмәк суктырып алганнар. Тәтештә һәр гектартан уртача 55 центнер уңыш чыга. Икенче урында – Яңа Чишмә районы, биредә 67 891 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 50,5 центнерны тәшкил итә. Буада 59 637 тонна икмәк суктырып алганнар, бер гектардан уртача 39,4 центнер уңыш чыга.

Иң күп ашлык суктырып алган 10 район исемлегендә Минзәлә (53101 тонна), Нурлат (50526 тонна), Актаныш (48 492), Аксубай (45120 тонна), Сарман (41436 тонна), Чистай (40450 тонна), Спас (39783 тонна) районнары да бар.


Фикер өстәү