Татарстан кырларыннан 1,7 миллион тоннага якын уңыш җыеп алынган

8 августка булган мәгълүматларга караганда, республика кырларыннан 1 миллион 679,9 мең тонна уңыш җыеп алынган.

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Уртача уңыш гектарыннан 27,8 центнерны тәшкил итә. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 40 процентында башкарылган.

Министрлык мәгълүматларына караганда, иң күп уңыш Тәтеш районында җыеп алынган. Биредә 90,4 мең тонна ашлык суктырылган. Буа районында – 79 мең, Зәй районында – 70,5 мең, Әлки районында 70,4 мең тонна уңыш җыеп алганнар. Тәтеш уңдырышлылык буенча да беренче урында. Районда 1 гектардан уртача 43,2 центнер уңыш алалар.


Фикер өстәү