Казан янында коточкыч юл һәлакәтендә «ГАЗель» йөртүче үлгән (ВИДЕО)

Юл һәлакәте бүген иртән Казан янында М7 трассасының Мамадыш трактындагы өлешендә булган. Авариянең нәтиҗәләрен узып баручы автомобильчеләр видеога төшергән.


Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «ГАЗель» Казаннан Чаллы ягына барганда, фура белән бәрелешкән.

Һәлакәт урынында «ГАЗель» йөртүче үлгән. Аның пассажирын һәм фура йөртүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү