Татарстан юлында микроавтобус белән «КАМАЗ» бәрелешкәнне видеога төшергәннәр

Бүген иртәнге дүрттә Бөгелмә – Азнакай трассасының 31 нче чакрымында юл һәлакәте булган. 36 яшьлек Fiat микроавтобусын йөртүче югары тизлектә «КАМАЗ» артына килеп бәрелгән.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен узып баручы видеога төшергән. Кадрлардан аңлашылганча, микроавтобус көчле бәрелүдән юл читенә чыгып очкан.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, юл һәлакәтендә автобус пассажиры вафат булган. Fiat йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү