Республикада барлыгы 506,3 мең гектар мәйданда ашлык җыеп алынган

Татарстанда яңа ашлык уңышының икенче миллион тоннасы суктырылган инде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 506,3 мең гектар мәйданда ашлык җыеп алынган. Чәчүлек мәйданнарының 34 процентын тәшкил итә бу.

10 августка алынган мәгълүматлар буенча, республикада 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 40,6 центнер уңыш чыга. Суктырылган ашлык күләме ягыннан Буа районы беренче урында бара – 110 мең тонна. Икенче урында – Тәтеш районы (97,7 мең тонна), Зәй районы исә (91,9 мең тонна) өченче урынны били.

Дүрт районда тиешле мәйданның яртысында диярлек урып-җыю эшләре төгәлләнгән инде. Әйтик, Әлки районында – кырларның 49 процентында, Буада – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44әр процентында ашлык суктырылган.

Иң мул уңыш – Зәй районында. Биредә гектарыннан 61,3 центнер уңыш чыга. Шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да – бу күрсәткеч ягыннан лидерлар сафында.

Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 168,1 мең гектар мәйданда икмәк җыеп алынган, 550 тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача 32,7 центнер уңыш чыккан.


Фикер өстәү