Татарстан игенчеләр уракка төште

Татарстан игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Беренчеләр исемлегендә – Зәй, Буа, Яшел Үзән, Апас, Алексеевск, Азнакай, Чүпрәле, Актаныш районнары. Берничә районда шепкән (рыжик) – май культурасын җыя башлаганнар, шулай ук көзге арыш, бодай, арпа суктыручылар да бар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә 563 гектар мәйданнан 2770 тонна көзге бодай суктырылган.

Беренчеләрдән булып уракка төшүчеләр арасында зәйлеләр дә бар. Бу атнада кыр комбайннары бөртекле культуралар җыярга керешкән. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев әйтүенчә, Зәй игенчеләренә 14 мең гектар бодай, 14 мең гектар арпа, алты мең гектар язгы бодай җыеп аласы булачак. Шулай ук алар шепкән һәм борчак суктырырга керешә.

– Барысы да эшкә әзер. Кырга 44 комбайн чыкты. Быел уңыш мул, шунлыктан җыеп алырга җиңел булмаячак. Вакытны да, көчне дә юкка сарыф итәргә ярамас, урып-җыю чорында һәр минут кадерле. Бу – зур хезмәт, – диде ул.

Әлегә суктырылган мәйданнар зурлыгы буенча  Яшел Үзән аграрийлары сынатмый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин әйтүенчә, кыр кораблары 23 июльдә көзге бодайга чыкканнар. Моннан тыш  шепкән культурасын суктыралар.

– Узган ел белән чагыштырганда, уңыш әйбәт. Тик иң кирәкле вакытта безнең районда яңгыр булмады, шуңа күрә уңыш көтелгәннән бераз кимрәк күренә. Ләкин әле вакыт бар, сынатмабыз, дип уйлыйм. Уңыш гектарыннан 30 центнердан артык чыга. Иң мөһиме – булган уңышны җыеп алырга матур көннәр булсын, дип телибез. Булганның бәрәкәте булсын, – диде ул.

Игенчеләр сүзләре буенча, быел яхшы уңыш алыр өчен барлык шартлар да бар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков әйтүенчә, кырларда ашлык формалашу яхшы бара.

– Быел яңгырлар күп яуды. Башка еллар белән чагыштырганда, явым-төшемнең уртача нормасы күбрәк. Ә инде майның салкын килүе корткычлар артуны тоткарлап торды, – ди ул.

Синоптиклар да кыр эшләре өчен җылы һава торышы уңай булуын әйтә. Нәкъ менә  шундый һава дымлылыгы 14 процент булган сыйфатлы ашлык җыярга мөмкинлек бирә, ди алар.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү