Хәерле сәгатьтә: Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты

Кичә Татарстан кырларына беренче комбайннар чыкты. Алар 2022 елның уңышын җыюга керешә., дип хәбәр итә «ТНВ».

Беренчеләр исемлегендә — Норлат, Арча, Буа, Яшел Үзән, Апас, Алексеевск районнары хуҗалыклары. 3 районда шепкән — май культурасын җыя башлаганнар, шулай ук көзге арыш, бодай, арпа суктыралар. Узган ел июльнең беренче 10 көнендә уракка тотынган булсалар, быел ким дигәндә ике атнага соңара. Бу яз аендагы һава шартлары белән бәйле.

Башка районнарда әлегә әзерлек бара. Комбайннар паркын махсус комиссия карап кабул итә. Зәйдә әйтик уракка август башында гына чыгарга ниятлиләр. Тулырак ТНВ репортажында.


Фикер өстәү