Табиб-кардиолог инсульт һәм инфарктка хас булган ике билгене әйткән

Кан басымын үлчәргә һәм кандагы холестерин микъдарын күзәтеп торырга киңәш ителә.
Табиб-кардиолог, медицина фәннәре докторы Ярослав Яшихмин инсультның якынлашуын кисәтүче билгеләр турында сөйләп үткән. Ул бик нык баш авырту һәм күкрәктә авырту барлыкка килүнең инсульт билгеләре булу ихтималын искәрткән. Моннан тыш табиб кан басымын даими үлчәп торырга киңәш иткән. Күрсәткечләрнең 140/90нан артып китүе сәламәтлек өчен хәтәр булып санала.

Ашихмин билгеләп үткәнчә, инсульт һәм инфаркт тәмәке тартучыларны ешрак бәрә. Кан басымы югары булудан һәм артык авырлыктан интегүчеләр дә “хәтәр төркем”гә керә. Табиб шулай ук кандагы холестерин микъдарын даими контрольдә тотарга киңәш иткән. Шуның аркасында кан тамырлары томаланып, йөрәк “шаяра” башларга мөмкин, дигән ул.


Фикер өстәү