Татарстанда энтеровирус йоктыручылар арткан

Беренче яртыеллыкта Татарстанда энтеровирус (тән температурасы күтәрелә, эч китә, укшыта) йоктыруның 30 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда бу өч тапкыр күбрәк. Быел гыйнвар – июнь айлары аралыгында энтеровирус белән бер яшьтән ике яшькә кадәрге сабыйлар ешрак чирләгән. Ә узган елның беренче яртыеллыгында башлыча 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар инфекциядән зыян күргән. Быел Казан, Чаллы, Азнакай, Арча, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында чир йоктыру очраклары билгеләнгән. Белгечләр аңлатуынча, энтеровирус пычрак су, көнкүреш әйберләре аша һәм чирле кеше төчкергәндә-йөткергәндә иярә. Белгечләр инфекция йоктырмас өчен кулларны ешрак юарга, махсус җиһазланылмаган комлыклар һәм бассейннарда су коенмаска киңәш итә.

 


Фикер өстәү