Татарстанда медикларның хезмәт хакы ел ахырына кадәр киметелмәячәк

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә азрак түләнмәячәк. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Икътисади күрсәткечләр төшү очраклары булды, әмма республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән түләүләрнең кыскаруы — «юл картасы» үтәлешен кыскарту (чаралар планын үтәгәндә медицина персоналының хезмәтенә түләүне арттыру) булмады. Һәм ел ахырына кадәр булмаячак», — дип сөйләде министр.

Ул гадәттә «юл картасы» икътисад торышына бәйле дип аңлатты. Ул Россия Президенты Владимир Путинның май указлары белән билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, «юл картасы» буенча хезмәт хакы программасын гамәлгә ашырганда сәламәтлек саклау өлкәсендә урта һәм кече персонал категориясе хезмәткәрләренә 2 тапкыр, ә квалификацияле табибларга өч тапкырга үсәргә тиеш.

Шулай ук Садыйков искәрткәнчә, Россия Хөкүмәтенең 415нче карары нигезендә, Covid-19 белән эшләүче табибларга өстәмәләр 2020 ел ахырына кадәр түләнәчәк. Ә 484нче карары август ахырына кадәр гамәлдә булачак.

«Россия Президенты Владимир Путинның карарын көтәбез. Күрсәтелгән карарның дәвамы булырмы», — диде ул.


Фикер өстәү