Татарстан Президенты Бөгелмә яшьләре соравы буенча видеочелленджта катнашты

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Бөгелмәдә булды. Ул биредә Яшьләр сарае эше белән танышты, «Яшьләр вакыты» автобус туры катнашучылары белән очрашты.

Бөгелмә яшьләре Рөстәм Миңнехановтан «Яшьләр вакыты» акциясе өчен видеочелленджта катнашуын сорады. Әлеге видеоязмада Президент нибары дүрт, әмма яшь буын өчен әһәмиятле сүз әйтә: «Иң мөһиме, үзең бул!»

Тиздән — 12 август — Халыкара яшьләр көне. Без видеоролик әзерлибез һәм «Будь как» челленджын башлап җибәрергә телибез. Анда яшьләргә республикабызның уңышлы һәм кызыклы шәхесләреннән үрнәк алырга тәкъдим итәбез, — дип аңлатты акциянең максатын «Яшьләр вакыты» автобус туры командасы җитәкчесе Кадрия Бугрова.


Фикер өстәү