Казан паркларында кызыклы һәм кирәкле лекцияләр үткәреләчәк

Казан паркларында республика тарихы буенча лекцияләр үткәрелә башлаячак.  Бу хакта мэриядә узган «Эшлекле дүшәмбе»дә Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров белдерде. Аның әйтүенчә, лекцияләр ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан уздырылачак.

Парк-скверларда шулай ук тел клублары (Горький һәм Җиңү паркларында) эшләячәк, Урицкий паркында балалар өчен мастер-класслар, «Ак чәчәкләр» бульварында – чит телләр дәресләре һәм Кабан күле яр буенда татарлар клубы оештырылачак.

Иң мөһиме: чараларның барысы да бушлай.


Фикер өстәү