Табада йомырка белән суган пирожкие пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

1,5 стакан он
400 г каймак
5 йомырка
1 ст.л. разрыхлитель
20 г яшел суган
30 г шикәр
1 теш сарымсак
тоз, үсемлек мае

Пешерәбез:

Өч йомырканы пешереп, вак итеп туралган суган белән болгатырга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга онытмагыз

Онга тоз һәм разрыхлитель салырга, тагын 2 йомырка, 250 г каймак һәм шикәр өстәргә, ә аннары барысын да бутап камыр ясарга кирәк.

Камыр эченә эчлек салып ике яклап кыздыр. Табынга каймак белән бирсәгез тәмлерәк булачак.

Ашларыгз тәмле булсын!


Фикер өстәү