Кабан күле буенда чечетка биергә өйрәтәчәкләр

23 июнь 19.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда чечетка биюе нигезләренә багышланган остаханә узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бию серләренә Камал театры артистлары — Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина өйрәтәчәк. Дәрес төрле яшьтәге, физик әзерлеге булмаган кешеләр өчен дә туры килә. Һәркем әлеге бию төренә бушлай өйрәнә алачак.

Чечетканы башкача степ дип тә атыйлар. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, «step» сүзе «адым» дигәнне аңлата. Әлеге бию жанрына Билл Робинсон, Сэмми Дэвис, абыйлы-энеле Николаслар нигез салган.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗат һәм спорт дәресләренең парклардагы быелгы беренче чарасы июнь башында Кабан күле яр буенда узды. Анда 500 кеше «Ярмәк вагы» татар биюенә өйрәнде.
Бу юлы бергәләшеп чечетка биюен өйрәнергә чакыралар. Дәрескә степ өчен махсус яки үзегезгә уңайлы булган аяк киеменнән килү сорала.
Чаралар Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.


Фикер өстәү