Бер тәүлек эчендә өч кеше миллионнарыннан колак каккан

Татарстанда мошенниклар бер тәүлек эчендә өч кешедән 2,5 миллион сум чамасы акча урлаган.

Иң элек 53 яшьлек хатын-кызны, янәсе, зур процентлар алып торачаксың, дигән булып, 1,5 миллион сумыннан коры калдырганнар. Ә ике кешегә акчасын, имештер, шулай ышанычлырак сакланачак, дип, банкның резерв счетына күчерергә кушканнар. Шулай итеп, боларны икесенә 1 миллион сумнан мәхрүм иткәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат кисәтә: кырыгалдарлар корбанына әйләнмәс өчен чит-ят кешеләрдән ишетелгән теге яки бу хәбәрне кат-кат тикшерергә кирәк. Шәхси мәгълүматларны һәм банк мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә, шулай ук акчаны билгесез счетларга күчермәскә!


Фикер өстәү