Татарстанның 12 мәктәбе яңартыла

Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе төрле районнарда 12 мәктәпне капиталь төзекләндерү буенча тендер игълан иткән.

Дәүләт сатып алулар сайтында әйтелгәнчә, моның өчен республика бюджетында 546 миллион сум акча каралган. Мәктәпләрнең түбәсен алыштырырга, нигезен ныгытырга, бизәү эшләрен башкарырга, тузган торбаларны алыштырырга, территорияне төзекләндерергә кирәк булачак. Аерым алганда, Актаныш 2 нче урта мәктәбе, Әтнә районы Олы Әтнә авылы, Тукай районы Князево авылы, Теләче районы Әбде авылы урта мәктәпләре, Саба интернат-мәктәбе биналары төзекләндереләчәк.

Тендерга катнашу өчен заявканы 28 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. 30 июньдә йомгак ясалачак.


Фикер өстәү