Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә узачак. Бүген Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 19 мәсьәләне, шул исәптән 7 республика законы проектын һәм Дәүләт Советының кайбер карарларын карап тикшерү күздә тотыла.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум әгъзаларын һәм утырышта катнашучыларны Россия Конституциясенә 30 ел тулу уңаеннан котлап, дәүләт өчен бик авыр вакытта кабул ителгән Төп Законның, күпмилләтле Россияне эзлекле үстерү максатында, җәмгыятьне берләштерүен әйтте.

Шуннан соң парламент башлыгы соңгы вакытларда республикада булып узган мөһим вакыйгалар турында кыскача гына сөйләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин иң элек Федерация Советының 7 декабрьдә ил Президентын сайлауны киләсе елның 17-19 мартына билгеләвен искә төшерде. Ул Татарстанда яшәүчеләрнең, гадәттәгечә, зур активлык күрсәтеп, Владимир Путин кандидатурасын бертавыштан хуплаячагына ышаныч белдерде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Президиумга парламентның илленче утырышын 18 декабрьдә уздыруны тәкъдим итте. Ул парламент комитетларының көн тәртибенә 19 мәсьәләне, шул исәптән Татарстанның 7 закон проектын кертүен билгеләп үтте.

Илленче утырышта шулай ук 2024 елга Дәүләт Советында закон проектлары буенча эшнең үрнәк планын, Дәүләт Советының Россия төбәкләре, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең үрнәк планын кабул итү күздә тотыла.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында, гадәттәгечә. парламентның еллык эшчәнлеге турында сөйләячәк.


Фикер өстәү